Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2018, 12:02

Муниципалитетларны үстерү – өстенлекле юнәлеш

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфа һәм Дүртөйле районнарында эш сәфәрендә булып, агросәнәгать комплексы, җитештерү, социаль һәм инфраструктура объектларын карады, районда яшәүчеләрне Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлады.

Уфа районында ул “Идел” М-7 федераль трассасын реконструкцияләү һәм Подымалово авылы янында юл кичүе төзелеше барышы белән танышты.
Төзелеш эшләре 2013 елда башланган, проектның гомум бәясе 3,5 миллиард сум тәшкил итә.
Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, Хөкүмәт тиешле коммуникацияләрне күчерү буенча вариантлар эзләүдә булышлык итәргә әзер. Моннан тыш, ул Башкортстан территориясе аша үтүче барлык федераль трассаларны модернизацияләү буенча эшне дәвам итү кирәклеге турында белдерде.
Дүртөйле районында төбәк Башлыгы токымлы мөгезле эре терлек үрчетүгә һәм югары репродукцияле авыл хуҗалыгы культураларын үстерүгә махсуслашкан Ленин исемендәге токымчылык заводында булды.
Җәмгыятьнең генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев сүзләренә караганда, хуҗалык мәйданнары 6,3 мең гектар тәшкил итә, терлек саны 2,3 мең башка җитә.
Республика җитәкчесе “Сөт терлекчелеген үстерү һәм сөт җитештерүне арттыру” республика программасы кысаларында ремонтланган фермада булды, хезмәткәрләр белән аралашты, хезмәт хакы һәм эш шартлары белән кызыксынды.
Дүртөйле шәһәрендә Рөстәм Хәмитов “Үзәк” машина-трактор станциясенең ремонт-техник остаханәсе эшчән­ле­ге белән танышты. Ул импорт һәм илдә җитеш­терелгән комбайннар, башка авыл хуҗалыгы машиналары агрегатларын ремонтлауга, шулай ук, запас частьләр җитеш­терү­гә махсуслаша.
Төбәк Башлыгы җитештерү цехларын, детальләр үрнәкләрен карады, остаханә хезмәткәрләре белән аралашты һәм җәмгыять җитәкчелеге белән язгы чәчү кампаниясенә әзерлек мәсьәләләрен тикшерде.
“Дүртөйле Бетон Сервис” җитештерү базасы 2013 елда булдырылган. Предприятие бетон, измә, керамзит блоклар җитештерә.
Җәмгыять директоры Рөстәм Китапов сүзләренә караганда, “Дүртөйле Бетон Сервис” продукция сыйфатын, күләмен һәм төрләрен арттыру өстендә даими эшли. Мәсәлән, соңгы елларда биредә профнастил җитештерү үзләштерелгән. Продукциягә Дүртөйле, шулай ук, якын районнарда ихтыяҗ зур.
Арытаба Рөстәм Хәмитов 1962 елда төзелгән һәм 760 урынга исәпләнгән лицейны карады. Бүген биредә меңгә якын бала белем ала. Укыту ике сменада алып барыла.
Әлеге вакытта урындагы бюджет исәбенә 225 урынлы яңа уку корпусы проекты әзерләнгән. Ул дәүләт экспертизасы үткән. Төзелешнең якынча бәясе 123 миллион сум тәшкил итә.
Башкортстан Башлыгы сыйныфларны, ашханәне, музейны карады, преподавательләр белән фикер алышты һәм педагогларның эш шартларын яхшырту кирәклеген билгеләде.
Район мәдәният йортында Рөстәм Хәмитов Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада чыгыш ясады. Ул тармак вәкилләрен һөнәри бәйрәм белән тәбрикләде һәм аларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Читайте нас: