Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2018, 11:56

“Гаиләм – минем шатлыгым”

Борайның беренче санлы балалар бакчасында шундый исемле бәйрәм узды.

Чарада Яппаровлар, Хәбибуллиннар, Гариповлар гаиләләре катнашты. Ул конкурс формасында оештырылды. Башта гаиләләр белән танышу булды. Слайдлар белән озатып барылган чыгышларда гаиләләрнең тарихы, тормышы чагылды.

Икенче биремдә гаиләләр үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте. Алар билгеле әкиятләрне сәхнәләштерде. Яппаровлар жюри һәм тамашачылар карамагына “Шалкан” әкиятен тәкъдим итте, Хәбибуллиннар “Кызыл калфак”ны күрсәтте. Ә Гариповлар исә “Маша һәм аю” мультфильмы мотивы буенча видеоәкият төшергән. Һәр гаиләнең җанатарлар төркеме бар иде. Әлеге иҗади эштә алар зур ярдәм күрсәтте.

Өченче турда бәйгечеләрнең эрудициясе тикшерелде. Алар логикага нигезләнгән, шаян викторина сорауларына кем тизрәк җавап бирүдә ярышты.

Ахырда тагын бер кызыклы конкурс көтте. Гаиләләр шарны кабартып, аңа бит ясауда җитезлекләрен күрсәтте.

Жюри, һәр конкурска нәтиҗә ясап, дуслык җиңүен игълан итте. Ә Яппаровлар гаиләсе тамашачылар сөюе призына лаек булды.

Ата-аналар, бәйгене оештыручыларга, аңа әзерләнүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдереп, Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан тәрбиячеләрне, кунакка килгән гүзәл затларны котлап, музыкаль бүләк белән чыгыш ясады.

А.Локманова.


Читайте нас: