Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2018, 22:10

Сайлауларга әзерлек алдан барды

1595 нче сайлау участогына өч авылдан Яңа Яльдәктә,Камиләндә һәм күрше Сармашта яшәүче гражданнар теркәлгән.

Әлеге авылларда көч салучылар Әхләф Зарипов, Рәил Ахунов, Хәдим Сафиуллинның крестьян-фермер хуҗалыкларында хезмәт урыны тапкан үз эшенең осталары. Механизаторлар, терлекчеләр бу көнге сайлауларда актив катнашып кына калмыйча анда килүчеләргә уңайлы шартлар булдыруга да лаеклы өлешен кертте. Әхләф белән Хәдимнең тракторларында механизаторлар авыл урамнарын кардан тазартуда эшләде. Авыл старосталары үзләренең шәхси техникасында чыкты. Терлекчеләр атларын җигеп, трактор керә алмаган урамнардан сайлаучыларны ташыды.
-Менә шулай күмәкләп тотынгач, барысы да уңай туры килеп торды, сайлауларда өзеклекләргә юл куелмады,- ди сайлау комиссиясе рәисе Лидия Нәбиева.
Читайте нас: