Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2018, 19:20

Оешкан төстә бара

Шабай авылында урнашкан 1617 санлы сайлау участогында да сайлаулароешкан төстә бара.Төшкә кадәр йөздән артык кеше үзенең гражданлык бурычын үтәгән иде.

Шушы авылда яшәүче гимназиянең чыгырылыш сыйныф укучы Ленария Нурисламова беренче тапкыр тавыш бирде.
– Мин бүген беренче тапкыр сайлауга килдем. Мөһим тарихи вакыйгада катнашу минем өчен зур шатлык һәм горурлык, – диде ул.
Участок сайлау комиссиясе рәисе Алмаз Хәбибуллин Ленариягә истәлекле бүләк тапшырды. Сайлау участогы фойесында азык-төлек сату, укучылар һәм хуҗабикәләрнең кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Шулай ук теләгән һәркем фельдшер Айсылу Яһүдинәдән консультация алды.

Читайте нас: