Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2018, 13:05

Илләребезнең имин булуын теләп

Кузбай авыл Советы авыл биләмәсенә караган Алтаю 1605нче санлы сайлау участогында барлыгы 195 кеше теркәлгән.

18 нче марттагы сайлауда алар белән ныклы аңлату эшләре алып барылу үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтте. Иртәнге унбер сәгатькә йөздән артык кеше үзенең гражданлык бурычын үтәр өчен участокка килде. Комиссия рәисе Наташа Шәймөхәмәтова әйткәнчә беренче Сайлаучы Ринат Дүсмәтовка истәлекле бүләк тапшырылган, Евгения Бәдертдинова беренче тапкыр сайлау бюллетенен урнага төшергән. Авылның иң өлкән яшьтәге кешеләренең берсе Ракыя Апкадированың илләребезнең имин, күкләребезнең тыныч булуын теләп сайлавы күңелләргә хуш килде.

Читайте нас: