Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2018, 18:10

Даутлар актив булды

Районның төпкелдәге авылларының берсендә, Даутларда ИлПрезидентына тавыш бирүләр тиешле таләпләр нигезендә, уңышлы дәвам итә.

1601 нче участок капиталь ремонт үткәрелгән авыл клубына урнашкан. Сайлауларны хезмәт ветераны Фәүзия Галиәкбәрова ачып җибәреп, беренче сайлаучы исеменә лаек булды. Унсигез яшьләрен тутырган студент егетләр –Рәил Вафин белән Денис Гариповлар ялга кайткан чакка туры килеп сайлауда катнашу бәхетенә иреште. Яшь парлардан өч балага гомер бүләк иткән Фәйрүзә белән Динар Хәсәновлар кунакка килеп, ил башлыгын туган авылларында сайлады. Комиссия рәисе Рәсимә Гыйндуллина югарыда исемләнгән гражданнарны котлап, бүләкләрен өләште. Авылның иң өлкән яшьтәге хезмәт ветераннары Тәнзилә Зарипова белән Заһит Сафаровлар бүгенге муллыкның киләчәктәдә сакланышын, пенсияләрнең артып торуын теләп лаеклы кандидатка тавышларын бирде.

Читайте нас: