Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2018, 15:06

Беренче сайлаучылар–чиратсыз

Районның иң төпкелдәге Таңатар авыл биләмәсендә өч сайлау участогы эшли. Шилек авылындагысында –йөздән артык, Сәет-Көрҗәдә 230 сайлаучы теркәлгән, Таңатар авылының үзендәге 293 кеше тавыш бирәчәк.

–10.40 сәгатьтә 101 кеше, ягъни сайлаучыларның өчтән береннән артыграгы килеп тавыш бирделәр. Халык бик актив, кешеләрнең кәефе күтәренке,–диде сайлау участогы комиссиясе рәисе Фәнзирә Коскина.
Беренче тапкыр тавыш бирүче Булат Насретдинов һәм Тимур Нәбиуллин сайлау участогына беренчеләрдән килеп тавыш биргәннәр. Яшь авылдашларының беренче тапкыр гражданлык бурычын үтәве тантаналы төс алган, егетләрне фоторәсемгә төшергәннәр, комиссия рәисе аларны котлап, укуларында уңышлар теләгән, һәрчак актив гражданлык позициясендә булырга чакырган. Егетләр икесе дә Нефтекамадагы нефть колледжы студентлары.

Читайте нас: