Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2018, 19:10

Алсу барына да өлгерде

Редакциянең иң яшь журналисты Алсу Фазлетдиновага быелгы Президентсайлауларында җаваплы вазыйфа йөкләнде.

Сайлау барышын нигездә ул яктыртырга тиеш иде. Коллегабызның эш сәгате сайлау комиссияләренеке белән бергә башланды. Иртәнге 08.00 сәгатьтә район мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында беренче сайлаучыларны рәсемгә төшерде, алар белән фикер алышты. Көн ахырына кадәр мәшәкатьләрнең әле берсе, әле икенчесе өстәлеп кенә торды. Аның редакция водителе Фәрит Габдуллин белән берлектә йөргән юлларыннан райондагы вакыйлардан хәбәрдар булырга мөмкин иде.
–Район мәдәният йортында сайлаучылар өчен концерт бара, шуны рәсемгә төшереп киләм.
–Сәнгать мәктәбендә урнашкан участокта район хакимияте башлыгы сайлый, шунда өлгерәсем бар...
Аннан Шабай авылындагы участокка барырга җыенганын күрдек, кайтуына беренче тапкыр гражданлык бурычын үтәргә килүчеләрне рәсемгә төшерергә чакырдылар. Өстәвенә, теркәлгән урыны–Шөкшән авылына кайтып үзенең дә тавыш бирәсе бар.
Фотоаппаратын асып йөгергәләгән журналистыбыздан үзебез дә блиц-интервью алырга булдык.
–Алсу, өлгереп буламы?
–Тырышам.
–Җаваплылык зурмы?
–Ул турыда уйламыйм. Участок комиссияләрендә мәгълүмат алырга ярдәм итәләр. Сайлауга килүчеләрнең кәефе күтәренке, теләп фотога төшәләр, сорауларга җавап бирәләр.
–Бу көн нәрсә белән истә калачак?
–Бүген кешеләрне үз дөньясына гына бикләнгән, сәясәт белән кызыксынмый торган буын дияргә күнеккәннәр. Ә мин туктаусыз яуган кар-буранга да карамыйча гражданлык бурычларын үтәргә ашыккан райондашларны күрдем һәм аларның чын патриотлар, илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен үзләрен җаваплы итеп тойган кешеләр дип күрдем. Мин аларга сокланам.
Сорауларны Ф. Бәдертдинова бирде.
Читайте нас: