Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2018, 14:37

Солдат белән очраштык

Шушы көннәрдә Мулла авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә отпускага кайткан Таҗикстан Республикасында контракт буенча хәрби бурычын үтәүче авылдашлары Илназ Хафизов белән очрашу үткәрде.

Илназ, урта мәктәпнең 9 классын уңышлы тәмамлап, Нефтекама шәһәрендәге 27нче санлы лицейга төзүче-мастер һөнәренә укырга керә. Кулына диплом алган егет 2013 елны Ватан алдындагы бурычын үтәргә армия сафларына алына. Саратов шәһәрендә алты ай учебкада була һәм Таҗикстанга җибәрелә.

Бүгенге көндә сержант дәрәҗәсенә күтәрелгән Илназ хәрби хезмәтне контракт буенча үти. Ул очрашуга килгән укучыларга хәрби тормышы турында җентекләп бәян итте. Балалар да үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чарага хәрбинең әнисе Земфира Гәйдәни кызы да чакырылган иде. Ана кеше улының балачак елларын искә алды, хәзерге заман солдатларының кәрәзле телефон аша элемтәдә торуларын бик уңайлы булуын билгеләде.

Мәдәният йорты мөдире Флүзә Хәкимова, Илназ кебек көчле рухлы егетләр авылның горурлыгы булуын белдереп, фәһемле чыгышы өчен аңа рәхмәтләрен җиткерде.

З.Гыйлемшина, китапханәче.


Читайте нас: