Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2018, 14:33

Матур йолаларыбыз бар

Унберенче мартта Мамады авылы халкы Кыш озату бәйрәмен үткәрде.

Соңгы дистә еллап вакытта әлеге чара биредә зурлап оештырыла. Анда бар кеше актив катнаша. Милли киемнәрдәге удмурт хатын-кызлары җыр-бию осталыгы күрсәтә, ир-егетләр спорт уеннарында көчен сыный, табын түрендә самавыр кайнап утыра. Биредәге элекке “Дэмен” хуҗалыгы таркалып, аның урынында шул исемдәге җәмгыять төзелгәч тормыш җанлана төшкәнлеге халыкның кәефеннән сизелә. Җәмгыять директоры Станислав Молодцов дистәдән артык кешегә хезмәт урыннары булдырды. Бүген терлекчеләр, механизаторлар кышын Мамадыдагы товарлыклы-сөтчелек фермасында, җәйләрен басуда, мал көтүдә көч сала. Авыл халкы мондый бәйрәм чараларын үткәрүдә финанс ярдәме күрсәткән җәмгыять җитәкчесенә рәхмәтле. Бу көнне ферма эшчәннәре, механизаторлар күңелле ял итеп киләсе язгы кыр мәшәкатьләренә көч туплады. Кыш бабай булып киенгән Виталий Шамшияров – элекке хуҗалыкта байтак еллар җитәкче вазыйфалар башкарган актив кеше. Хезмәт ветеранының файдалы киңәшләре һәм басу мәшәкатьләрендә, ындыр табагында ярдәме беркайчан да артык булмый. Ферма мөдире Елена Галиханова әйтүенчә, милли бәйрәмнәр эшкә, яңадан-яңа хезмәт җиңүләренә дәртләндерә.

Р.Шаматов.


Читайте нас: