Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2018, 14:35

Күрегез, ишетегез – дөньяга сабый туды

Кыш аеның соңгы көннәренең берсе – 27 февраль яшь гаилә – Алсу белән Марат Хәмзиннар тормышында көтеп алынган сөенечле вакыйга булып тарихка керде.

Бу көнне аларның өченчегә сабыйлары – нәни малайлары дөньяга аваз салды. Хәзер өлкән кызлары Алия белән уртанчысы Амалия үзләрен апалар итеп саный. Гаилә башлыгы Борай май-сыр заводында көч салса, йорт хуҗабикәсе – банк хезмәткәре. Алар Борайның төньяк микрорайонында яңа йорт төзеп, үзаллы яши. Хөрмәтле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән яшьләр, әти-әниләре Данис белән Фәвия, Фәвәрис белән Лилиянең йөзенә кызыллык китермичә, дөньясын көтә, илгә игелекле балалар үстерә. Алар улларына да мәгúнәле исем сайлаган – сабыйлары Сөләйман атлы булачак.

Р. Шәймөхәмәтов.


Читайте нас: