Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2018, 11:02

Бюллетеньдә хата китсә, нишләргә?

— Сайлауда тавыш бирү тә­мамланганнан соң бюллетень­нәрнең чынлыгы тикшереләме?

— Русия Президентын сайлау һәм аны үткәрү белән бәйле документларның формасын раслау, сайлау бюллетеньнәрен саклау юллары, ә таләп ителгән очракта, сайлаучылар исемлеген саклау алымнары, сайлау документларын хәзерләү, аларны сайлау комиссияләренә тапшыру белән бәйле мәсьәләләрнең барысы да Русия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе компетенциясендә. Ягъни әлеге документларның барысы да турыдан-туры Русия Үзәк сайлау комиссиясеннән алына.
Участок сайлау комиссияләрендә документларның чынлыгы өстәмә рәвештә тикшерелми һәм бу эш аларның вәкаләтләренә керми.
— Әгәр сайлаучы ниндидер сәбәп белән бюллетеньне бозса, икенче бюллетень сорый аламы?
— Әлбәттә. Федераль законга ярашлы, әгәр сайлаучы бюллетень тутырганда үзенең хата ясавын күрә икән, ул, аңа сайлау бюллетене биргән сайлау комиссиясе әгъзасына мөрәҗәгать итеп, бозылган бюллетень урынына яңасын бирүне сорау хокукына ия.
Сайлау комиссиясе әгъзасы сайлаучыга яңа бюллетень бирә, исемлектәге әлеге сайлаучы фамилиясе каршысына бу турыда тиешле билге ясый һәм имзасын куя. Хәлиткеч тавышка ия булган сайлау комиссиясе әгъзасы бозылган сайлау бюллетенендә законда каралган тәртиптә язма калдыра һәм аны имзасы белән раслый. Әлеге язма, шулай ук, участок сайлау комиссиясе секретаре тарафыннан аның култамгасы белән раслана һәм, әлеге таләпләр үтәлгәннән соң, бозылган бюллетень шунда ук юк ителә.

Читайте нас: