Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2018, 11:36

Яшь водительләргә теләкләр

19 февральдә районның ДОСААФ бүлегендә бер төркем яшьләр – курсантларга водительгә укыганлык турында таныклыклар тапшырылды.

Анда ЮХХДИ район бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспекторы Г.Әлетдинова да катнашты. Полиция майоры аларны юлларда игътибарлы булырга өндәде һәм иң күп юл-транспорт вакыйгаларының әле генә таныклык алып руль артына утырган яшь водительләр аркасында килеп чыгуы турында да әйтеп үтте. Иң яхшы укучыларга Дәүләт автоинспекциясе грамоталары тапшырылды. Барысына да юл хәрәкәте хәвефсезлегенә багышланган буклетлар таратылды.

А.Вәлиева.


Читайте нас: