Сугыш һәм тыл, хезмәт ветераны булган, сынаулы тормыш юлын фидакарь хезмәтләре белән бизәгән, итәк тулы бала тәрбияләгән әби-апаларыбызга Борис Шәрәфгали улы рәхмәтләрен җиткерде. Әлеге вакытта илебез һәм район өчен көчен аямыйча, тырышып эшләгән һәм балалар үстерүче гүзәл затларыбыз белән соклануын әйтеп, гаиләләргә тынычлык һәм иминлек теләде. “50дән артык “Ана даны” медале белән бүләкләнгән күп балалы әниләр районыбызның даны булып тора. Һәр биләмәдә мондый аналар, сабыйлы гаиләләр игътибарлылык һәм хәстәрлек тоеп яшәргә тиеш. Игезәк бала тәрбияләгән 72 гаилә бар, аларның 34ендә әле балигъ булмаганнары үсә. Хаҗиповлар, Локмановлар гаиләсе өчәр игез сөю бәхете кичерә. Гаиләнең учагын саклаучы, өйгә ямь, наз таратучы, акыллы киңәшләре белән ир-атларга илһам канаты куючы гүзәл затларыбызга уңышлар телим”, – диде район хакимияте башлыгы. Шулай ук Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның Борай хатын-кызлары турында әйтелгән җылы сүзләрен дә райондашларга җиткерде. Борис Шәрәфгали улының ике телдә аңлаешлы итеп сөйләнелгән бәйрәм мөрәҗәгатен тамашачы рәхмәт хисләре һәм аерым җылылык белән кабул итте. Игезәкләр тәрбияләгән әниләр сәхнәгә чакырылып, хакимият башлыгы аларга гөлләмәләр һәм бүләкләр тапшырды. Тантана тамашачыларга бәйрәм рухы өләште һәм Ана сүзенең бөек төшенчә икәнлегенә мәдхия җырлады.