Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2018, 11:34

Илебезнең киләчәге хәл ителә

Бу айда һәркем, һәр гаилә өчен мөһим булган тарихи, истәлекле вакыйга көтелә.

Бүгенге матур, тыныч тормышыбыз киләчәктә дә шулай дәвам итсен өчен ил башлыгы – Президентның халык мәнфәгатьләрен хәстәрләп хезмәт итүе – мөһим шарт. Булачак Президент ил һәм бар халык белән идарә итүче әлеге курсны саклап, киләчәктә илебезнең иминлеген тәэмин итәргә, яшәеш уңайлыкларын тагын да яхшыртып эшләргә сәләтлеме, алдагы көннәрдә дә балалар мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында тиешле белемен алырмы, дәваханәләрдә мөмкин булган медицина ярдәме күрсәтелерме, хезмәт урыннарыбызны югалтмабызмы, пенсияләр шулай вакытында китерелерме – боларның барысы да үзебездән тора.

Туып-үскән җирен, республикасын сөйгән һәр сайлаучы 18 март иртәсендә үзенең гражданлык бурычын намуслы үтәр. Моның өчен районда 51 сайлау участогы күптән әзерлек хәлендә. Алар 15 февральдән эшли башлап, һәр сайлаучыга чакыру мөрәҗәгатьләре тапшырылды. Барлыгы 19 мең 222 гражданин участокларда якты йөз белән каршы алыначак. Сайлау участокларында 335 комиссия әгúзасы көч сала. Һәр сайлаучыга үзләре яшәгән урында гариза язып лаеклы кандидатка тавыш бирү мөмкинлеге булдырылды.

Бу көнне, хөрмәтле сайлаучыларыбыз, иртәнге сигездән кичке егерме сәгатькәчә Сезне участок-ларда көтеп калабыз. Киләчәк тормышыбыз өчен битараф булмавыгызга олы ышанычта калам.

Ихтирам белән, Ф. Хәйруллин, территориаль сайлау комиссиясе рәисе.


Читайте нас: