Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2018, 17:47

Юлларда ихтирамлы булыйк!

Күптән түгел район буенча ЮХХДИ бүлеге яшь юл инспекторлары белән берлектә “Әдәпле водитель” операциясе чикләрендә рейд үткәрде

Аның максаты водительләрнең һәм җәяүлеләрнең кагыйдәләрне бозуын ачыклау иде. Балалар Юл йөрү кагыйдәләрен саклауның мөһимлеген, юл хәрәкәтендә катнашучылар белән ихтирамлы мөгамәләдә булырга кирәклекне водительләрнең исләренә төшерде.Юл кагыйдәләрен бозган водительләр һәм җәяүлеләр белән яшь инспекторлар әңгәмәләшеп, мондый очракларга киләчәктә юл куймаска кирәклеген аңлаттылар. Бу темага белешмәлекләр, листовкалар тараттылар.

Балалар җәяүлеләрнең юлны кисеп чыгу урынында эшләделәр һәм җәяүлеләрнең кагыйдә бозуын ачыкладылар. Руль артындагыларга кыш көнендә автомобильнең тормоз юлы озынаюын, шул рәвешле водительләрнең тизлек режимын саклавының мөһим булуын төшендерделәр.

Г.Әлетдинова,

ЮХХДИ инспекторы, полиция майоры.


Читайте нас: