Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2018, 17:43

Яшь сайлаучы көне

Тиздән илдә Русия Президентын сайлаулар үтәчәк. Бу мөһим вакыйгага яшьләрнең игътибарын җәлеп итү максатыннан РФ субъектларында Яшь сайлаучы көне билгеләнде.

Шушы уңайдан район китапханәсе хезмәткәрләре Яшьләр үзәге белгечләре белән берлектә мавыктыргыч чара оештырды. “XXI гасырның яшь сайлаучысы” дип аталган чарада Башкорт төньяк-көнбатыш колледжының Борай филиалы студентлары катнашты. Алар “Сайлаучы почмагы” белән танышты. Баш библиограф Э.Вәлиуллина тәкъдим ителгән китаплар, кулланмаларга кыскача күзәтү үткәрде.

Студентлар “Йомшак звено” уенында Русия тарихы һәм сәяси белемлелек буенча үзләрен сынады. Уенда катнашучыларны “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе бүләкләде. “Иң көчле звено” булып танылган Рөстәм Шәймардановка грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
С.Муллагалиев, район хакимиятенең яшьләр сәясәте секторы мөдире.


Читайте нас: