Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2018, 17:46

Шагыйрьнең юбилее уңаеннан

Башкорт халык шагыйре, драматург, үз халкының киләчәк язмышын кайгыртучы, җырлап торучы шигырьләр, поэмалар, балладалар иҗат иткән Наҗар Нәҗминең 100 еллык юбилее республика күләмендә киң билгеләнде.

Борайның беренче мәктәбе укучылары да шагыйрьнең юбилеен киң билгеләп үтте. Әдипнең биографиясе җентекле өйрәнелде, классларда сәнгатьле уку бәйгеләре оештырылды. Аның иҗатына багышланган күркәм кичә беркемне дә битараф калдырмады. Шагыйрьнең шигырьләре укылды. Тормышының кайсыбер мизгелләре дә сәхнәләштереп, укучыларга тәкъдим ителде. Башкорт теле укытучылары, шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы буенча район күләмендә дистанцион викторинада катнашып, Р. Әхәтова (Яңа Тазлар мәктәбе), Л. Ногманова (Бадрак мәктәбе), Г. Галкова (Таңатар мәктәбе) яхшы нәтиҗәләргә иреште.

Республикада “Наҗар укулары” исемле иҗади бәйге оештырылып, безнең укучыларыбыз анда да активлык күрсәтте. Әдәби иҗат, компьютер графикасы, шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләү буенча алар финалга чыкты. Икенче тур Наҗар Нәҗминең туган ягы булган Дүртөйле шәһәрендә аның исемен йөрткән башкорт гимназиясендә узды. Финалда Уфа, Нефтекама, Туймазы, Баймак шәһәрләреннән һәм республиканың 18 районыннан 61 укучы көч сынашты. Йомгаклау нәтиҗәләре буенча Диана Нуртдинова “Әдәби иҗат” номинациясендә өченче урын (укытучысы Г. Фазулова), Әлмир Мохтасаров “Компьютер графикасы” номинациясендә – өченче, Миләүшә Дәүләтгәрәева Н. Нәҗминең шигырен “Сәнгатьле уку” номинациясендә икенче урынга (укытучысы А. Мостафина) чыкты. Наилә Мусина “Компьютер графикасы”нда икенче урын ( укытучысы Г. Казыханова) яулады.

Нәсел җепләре безнең Чалкак авылы белән бәйле шагыйрь якташыбыз булуы белән горурланабыз һәм аның иҗатын өйрәнүне ихлас дәвам итәбез.


Г. Фазулова, беренче мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.


Читайте нас: