Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2018, 17:45

Сайлауга ни өчен барам?

18нче мартта илебез халкы Русия Президентын сайлаячак. Нәкъ шушы көнне илебезнең киләчәк язмышы хәл ителәчәк. Ил башында кем була, тормышыбызда нинди үзгәрешләр көтелә – шушы көнне билгеләнәчәк. Президент сайлаулары турында безнең якташларыбыз ни уйлый? Шушы мәсьәлә буенча гәзитебезнең хәбәрчесе М. Әхмәтҗанова район халкы арасында сораштыру үткәрде.

Колай авылында яшәүче Әлфидә Галләмова, 75 яшь:

– Сайлауларны безнең буын кешеләре бәйрәм итеп көтеп алырга өйрәнгән. Чөнки һәр кеше үзенең хокукын белдерә бу көнне. Нәкъ аның тавыш бирүе хәлиткеч көчкә ия булырга мөмкин. Мин бүгенге көнебез белән бик канәгатьмен. Аллага шөкер, илебездә тынычлык! Бу күпләрне борчыган мәсьәлә, минемчә. Күк йөзләре тыныч булса, аналарның, сабыйларның күз яше түгелмәсә, калган барысын да җайга салып була! Бүген тормыш көтәм, эшлим дигәннәргә бар мөмкинчелек тә бар, теләк кенә булсын. Алда булачак сайлауларга барыбыз да бердәм булып барып, Ил җитәкчесе булырга лаеклы кандидат өчен тавышыбызны бирсәк, киләчәгебез дә шулай өметле һәм ышанычлы булыр. Шуңа күрә без гаиләбез белән 18нче мартта булачак сайлауда катнашып, үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтәячәкбез.


Сүлҗибаш авылыннан Вәсимә Усманова, 85 яшь:

– Бүгенге көнебезгә сөенеп бетәлмим. Гомеребез колхозда эшләп үткән, шул хезмәтләребезне бәһалап, дәүләтебез, без, пенсионерларны, кайгыртып, ай саен эш хакы тараткандай, тәгаенләнгән көннәрдә, өебезгә пенсияне китереп үк бирүне оештырган. Алдагы көннәрдә дә безнең хакта хәстәрлек күреп, бәләкәй авылларны да онытмаслар, кышларын безнең Сүлҗибашка да юл ачылыр, без карт-коры йөрерлек итеп урамнарыбызны кардан тазартып торырлар, дип ышанабыз. Акыллы итеп яши белгәннәргә әлеге тормышыбыз – оҗмах. Теләгең генә булсын хәзер! Бүгенге дөньям белән канәгать булып, мин сайлауда шатланып катнашачакмын.


Әхләф Зарипов, Яльдәк авылы, фермер:

– Хезмәт кешесенә бүгенге көнне яшәп, тормыш алып барыр өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. Авыл хуҗалыгы белән дә ныклы шөгыльләнергә, шулай ук җаның теләгән һәр тармакта яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була әлеге вакытта. Шөкер, тынычлыкта яшибез! Һәр кеше үзенә файда китерерлек шөгыль табып, юньчеллек белән яши ала бүген. Дин юлына басасың икән, рәхим ит! Аерым чорлардагы кебек чикләүләр юк. Бары тик тәрбияле, эшсөяр булырга кирәк. Укып, белем алырга теләгәннәргә һәм хезмәт юлын башларга теләүчеләргә дә, әйткәнемчә, бары – яшел юл! Шушындый тормышта яшәвебез дәвам итсен һәм тагы да яхшырсын дип, 18нче мартта булачак Ил башлыгын сайлауда актив катнашачакбыз.


Читайте нас: