Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2018, 17:51

Авылдашыбыз – Ватан сагында

Һәрбер ата-ана баласына бәхет теләп үстерә. Гаиләдә ир бала тугач, аның киләчәктә солдат буласын күз алдына китерәбез һәм ул заманнарда да, берүк тынычлык булса ярар иде дип, якыннарының йөрәге хафаланып тибә башлый. Улыңны үстереп, солдатка озаткан чакта бигрәк тә әти кеше горурлык хисләре кичерә.

Күптән түгел Әҗәк авылында яшәгән Хаҗинуровлар гаиләсенә уллары хезмәт иткән хәрби частьтән Рәхмәт хаты килеп төште. Әти-әни өчен моңардан да зур куаныч булырмы? Аларның Ленарлары үрнәкле солдат булып хезмәт итә икән бит! Ленар Ринат улы әлеге вакытта Хабаровск өлкәсендә, инженер-саперлар батальонында иптәшләренә өлге булып, солдат бурычын үти. Командирлары аның бөтен уңай якларын, башкаларга ярдәм итүчән, приказларны җиренә җиткереп үтәүче тәртипле хәрби икәнлеге турында да язып үткәннәр. Шундый ул үстергәннәре өчен әти-әнисенә чиксез рәхмәт белдергәннәр. Армиягә кадәр егетебез автомеханик һөнәрен үзләштерде. Аның әтисе Ринат һәм әнисе Винера әлеге вакытта Мәскәү шәһәрендә эшләп йөри. Яңа Мостафада һәм Әҗәктә яшәгән дәү әниләре һәм дәү әтиләре оныкларын кечкенәдән спорт яратырга, итәгатьле, инсафлы, хезмәт сөючән булырга өйрәттеләр. Менә шундый ул үстерүләре белән Хаҗинуровлар гаиләсе бик горурлана.

Р. Сафина.


Читайте нас: