Ачыклануынча, бу ханым балаларга кул күтәрүдән тартынмаган. Аерым алганда, биш яшьлек кызны этеп җибәргән, тегесе башы белән караватка бәрелгән, бер малайның башына йодрыгы белән тондырган. Тыңламаган балаларны озак вакытка юыну бүлмәсенә бикли торган булган. Бу хакта белеп калган ата-аналар хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән...