Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2018, 12:53

QR-код нәрсә һәм ул ни өчен кирәк?

— Нәрсә ул “Сайлау”ДАС? — Русиянең “Сайлау” дәүләт автоматлаштырылган системасы – сайлау һәм референдумнар үткәргәндә мәгълүмат процессларын гамәлгә ашыручы автоматлаштырылган система. “Сайлау” ярдәмендә Русия территориясендә үткән сайлау нәтиҗәләре белән танышырга мөмкин.

— Матбугатта сайлауларда QR-код кулланылачак дип язалар. Ул нәрсә һәм ни өчен кирәк?
— QR-код (инглизчә quick response – тиз җавап бирү) – штрих кодның (бар-код) камилләштерелгән версиясе. QR-кодта кесә телефоны камерасы ярдәмендә тиз арада танып була торган мәгълүмат туплана.
QR-код участок сайлау комиссияләре протоколларын автоматлаштыра һәм бу мәгълүматларны “Сайлау” дәүләт автоматлаштырылган системасына тиз һәм хатасыз кертүне тәэмин итә.
— Сайлау көнне тавыш бирү бинасында күзәтүчегә видеога төшерергә рөхсәт ителәме?
— “Русия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законга ярашлы, күзәтүче участок комиссиясе рәисен, аның урынбасарын яисә секретарьны искәртеп, тавыш бирү бинасында (сайлау участогы рәисе күрсәткән урында) видеога һәм фотога төшерә ала.
— Ничә яшьтән агитация материаллары таратырга рөхсәт ителә? Агитация материалларында балалар сурәтен кулланырга ярыймы?
— “Русия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законның 48 статьясына ярашлы, сайлау алды һәм референдум мәсьәләләре буенча агитациягә 18 яше тулмаган гражданнарны җәлеп итү тыела.
Шул ук законга ярашлы, агитация материалларында 18 яше тулмаган гражданнарны, шулай ук кандидатларга үз балаларының фотосурәтләрен кулланырга рөхсәт ителми.

Читайте нас: