Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2018, 12:55

Эштә дә, иҗатта да өлгерләр

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Илеш районының социаль-икътисади үсешенә югары бәһа бирде.Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Илеш районында эш сәфәрендә булып, агросәнәгать комплексын, социаль һәм инфраструктура объектларын карады, муниципалитет җитәкчелеге белән территорияне үстерү перспективаларын тикшерде.

Иске Күктау авылында ул “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект” программасы кысаларында төзелгән авыл мәдәният йортында булды. Проект республика бюджетыннан финансланды, аның гомум бәясе 28 миллион сум тәшкил итте.
Республика Башлыгы тамашачылар залын карады, башкарылган эшләр сыйфатын бәяләде, китапханәдә булып, китап фондын тулыландыру һәм Интернетта электрон мәгълүмат ресурсларына керү мөмкинлеге белән кызыксынды.
Арытаба Рөстәм Хәмитов ашлык һәм сөт-ит җитештерү юнәлешендә эшләүче “Уңыш” хуҗалыгы белән танышты. Чәчүлек мәйданнары 9 мең гектар тәшкил итә, биредә
2 245 баш мөгезле эре терлек асрала.
Кооператив җитәкчесе Айдар Мөхәрләмов сүзләренә караганда, хуҗалык 2012 елда “500 ферма” программасында катнашып, 50 миллион сум субсидия алган. Әлеге акчалар терлекчелек объектларын модернизацияләү һәм төзүгә, тиешле техника һәм токымлы мал сатып алуга тотынылган. Моннан тыш, биредә катнашазык җитештерү буенча цех, 2006 елдан башлап авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм хезмәтләндерү белән шөгыльләнүче предприятие урнашкан. Берничә ел элек предприятие агросәнәгать комплексында файдаланылучы металл-каркас корылмаларын җитештерүне үзләштергән.
Төбәк җитәкчесе бу алымны югары бәяләде һәм мондый конструкцияләрне спорт мәйданчыкларын төзүдә файдаланырга тәкъдим итте.
Машина-трактор остаханәсендә Рөстәм Хәмитов механизаторлар һәм тракторчылар белән язгы кыр эшләренә әзерлек барышын тикшерде.
Район үзәгендә ул Югары Яркәй үзәк район дәваханәсе каршындагы яңа поликлиника төзелеше барышы белән танышты. Объект Максатлы социаль программалар фонды исәбенә төзелә.
Республика Башлыгы табиблар белән фикер алышты, “Ачык регистратура” проекты кысаларында кертелүче заманча эш алымнары, “Авыл табибы” программасының нәтиҗәлелеге, кадрлар квалификациясен арттыру, махсуслашкан медицина җиһазларын куллану белән кызыксынды. Рөстәм Хәмитов ассызыклавынча, медицина хезмәткәрләре демографик хәл һәм авыруларны кисәтү, шул исәптән диспансерлаштыру мәсьәләренә аерым игътибар бүлергә тиеш.
Арытаба ул Түбән Череккүл авылында “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль программасы кысаларында комплекслы төзелешнең икенче чираты тәмамланган “Төньяк” микрорайонында булды.
Проектның беренче чираты 2016 елда файдалануга тапшырылган. Биредә 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы эшли. Моннан тыш, бюджет акчасы исәбенә урамнарны яктырту, электр, газ һәм су тәэминаты челтәрләре үткәрелгән. Проектның гомум бәясе 166,3 миллион сум тәшкил итә, шуның 93,4 миллион сумы – федераль бюджет исәбенә.
Республика Башлыгы авыл һәм район халкын талантлы яшьләр һәм иҗади кешеләрне җәлеп итү урынына әвереләчәк яңа социаль-мәдәни үзәк ачылу белән котлады. Шунда ук район иҗат коллективлары концерт күрсәтте.

Читайте нас: