Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2018, 12:32

Дипломга лаек булдылар

Безнең балалар бакчасында тәрбияләнгән нәниләрнең ата-аналары бик актив.

Барлык чараларда да без, тәрбиячеләр, аларга таянабыз. Алар, һәр башлангычыбызны хуплап, тизрәк ярдәмгә ашыгалар. Шундый актив әниләрнең берсе – Гүзәлия Айдар кызы Мостафина. Алар тормыш иптәше Ришат белән ике ул тәрбияли. Зур уллары Арсен безнең дүртенче балалар бакчасына йөри, ә кечесенә әле 10 ай гына. Бу гаиләдә барысы да уңган, тырышлар. Бакчада узган бер чарадан да читтә калмыйлар. Быел Мостафиннар гаиләсе “Менә мондый әни” дигән конкурста катнашып, республика буенча икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Аларга алдагы тормышларында да уңышлар телибез.

Ә.Гомәрова, тәрбияче.


Читайте нас: