Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2018, 12:27

Берләшеп эшләү отышлы

Икенче мартта районда кече хуҗалык итүчеләрне үстерү мәсьәләләрен күтәргән республика зона семинар-киңәшмәсе үтте. Аның эшендә республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков, Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр союзы башкарма директоры Зифкать Сәетгалиев, министрлыкның Кече форма хуҗалыкларны һәм кооперацияне үстерү бүлеге начальнигы Раиль Мифтахетдинов һәм Хезмәтне саклау һәм электрлаштыру, механикалаштыру бүлеге начальнигы урынбасары Илшат Хабибуллин катнашып, чыгыш ясады.

Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рикес Галләметдинов семинарга килгән кунакларны, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләрен районда кече форма хуҗалык итүчеләр эшчәнлеге белән таныштырды.

Безнең районда дүрт дистәдән артык крестьян-фермер һәм ун меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалыклар уңышлы эшләп килә. Шулардан сөт һәм ит җитештерү, сарыкчылык, елкычылык белән шөгыльләнүчеләр кооперативларга берләшә башлады. Әлегә өч кооперативта терлекчелек продуктлары һәм гөмбә җитештерелә. Республикада гөмбәчелек белән дүрт хуҗалык эшләсә, шулардан иң зурысы Борайда. Районда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продуктларының 40 проценты фермерлар өлешенә туры килә.

Киңәшмәне алып баручы Ирек Сураков 2018 елда Башкортстанда фермер хуҗалыкларын үстерүнең перспектив юнәлешләре хакында сөйләде. Республика Хөкүмәте, башлаучы фермерларны дәртләндерү максатыннан, үзләренең гаилә фермаларын булдыручыларга матди, кирекайтарусыз финанс ярдәме күрсәтеп килә. Министр урынбасары шуңа кече форма хуҗалык итүчеләрне, басучылык белән терлекчелектән тыш, яшелчәчелек, бакчачылык һәм гөмбәчелек, табигый продуктлар җитештерүгә кыю тотынырга чакырды.

Зифкать Сәетгалиев үзенең чыгышында хуҗалык җитәкчеләрен банклардан кредитлар алырдан алда аларны ничек түләреңне кат- кат исәпләргә, барысын да бизмәнгә салырга кирәклеген ассызыклады. Чөнки кредит алып бурычка чумучылар, түли алмау сәбәпле, булган мөлкәтеннән дә колак кага. Республикада моңа мисаллар булуын белдерде ул. Икенчеләр, кредит акчасын максатлы файдаланмыйча, суд юлында йөри. Шулай ук лизингка мал, техника алганда сак булу, белгечләр белән киңәшләшү зарур. Югыйсә, яңа эш башлаучыларның тәҗрибәләре аз булудан файдаланырга тырышучылар очрый.

Киңәшмәнең практик өлеше Борайдагы Әлфис һәм Галия Мөгаллимовларның “Алмагач” крестьян-фермер хуҗалыгында үтте. Галия Муллаян кызы гаиләсе, уллары Рөстәм белән чүпле урынны тазартып, шунда бер дигән җиләк-җимеш бакчасы булдырды. Биредә алмагачларның, карлыган үсентеләренең һәм декоратив үсемлекләрнең төре, сортлары берничә дистә тәшкил итә. Әлеге бакча елдан-ел зурая, кешеләргә өстәмә хезмәт урыннары булдырыла.

Ирек Сураков, Зифкать Сәетгалиев, бакча эшчәнлеген югары бәһалап, аларга хезмәтләрендә уңышлар теләде, сорауларга җаваплар бирде.

Р. Шаматов.


Читайте нас: