Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 март 2018, 17:48

Төзек юллар арта

Гомум илдә һәм Башкортстанда, һәм шул исәптән безнең район биләмәләрендә, юлларны төзүгә, аларны төзек тотуга елдан-ел зур әһәмият бирелә. Соңгы берничә елны гына алганда да, федераль һәм республика бюджетыннан Борай районына юллар төзелеше өчен 700 миллион сумнан артык финанс средстволары бүленде.

Авыл араларындагы юлларны төзекләндерү быел да һәм аннан соң да дәвам ителер. “2014-2017нче елларда авыл биләмәләрен тотрыклы үстерү” Федераль максатлы программасы кысаларында үткән елда Яңа Мостафа, Силасау һәм Каратамак авылларына керү юлларында кызу эш барды. Әлеге урында яшәгән халык өчен мөһим булган төзелеш мәшәкатьләре иртәдән кичкә кадәр тукталмады. Аңа алынган механизаторлар, юл төзелеше материаллары ташучы водительләр, инженер-техник хезмәткәрләр үз иңнәренә төшкән бурычны җаваплы башкарды. Моны юлларның сыйфатлы булуы күрсәтә. Югарыда әйтелгән авылларга юллар үткән елның октябрь-ноябрь айларында төзелеп бетсә дә, документлаштыру мәшәкатьләре якындагы көннәрдә генә тәмамланды. Шул сәбәпле, аларны рәсми рәвештә ачу тантанасы кышның соңгы көненә, яз башына туры килде.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов юллы булган авыллар халкын әлеге сөенечле вакыйга белән котлау чыгышында юл хуҗалыгын төзекләндерүгә зур финанс ярдәме күрсәткән Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовка, “Башкиравтодор” җәмгыяте җитәкчеләренә олы рәхмәтен белдерде. Борис Шәрәфгали улы хәзер урындагы халыкка аларны тәртипле рәвештә файдаланып, республика җитәкчелегенең ышанычын фидакарь хезмәт белән акларга кирәклеген ассызыклады. Бу көнне хакимият башлыгы бер төркем хезмәт алдынгылары – юл төзүдә көч салган механизаторлар, водительләр, юл мастерларын хакимиятнең Мактау грамоталары белән бүләкләде.

Үзләренең чыгышларында республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Альберт Сөләйманов, “Башкиравтодор” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Эдуард Гайнуллин һәм подрядчы оешмалар җитәкчеләре Данис Шакиров, Әхнәф Шәнгәрәев төзелешнең техник нормаларга ярашлы, сыйфатлы башкарылганын билгеләде.

Алар 2018 елга булган хезмәт планнары белән дә уртаклашты. Бу елда Абзай, Дүсмәт, Үләй авылларына кергән юллар да шулай төзекләндерелеп, асфальт-бетон өслекле булачак.

Авыллар халкы исеменнән Яңа Мостафада аның старостасы Дәрбис Баһаутдинов, Силасауда һәм Каратамакта хезмәт ветераннары Хәким Исхаков, Рәшидә Сафина республика, район җитәкчеләренә, юл эшчеләренә рәхмәтләрен белдереп, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек теләде.

Бу көннәрдә югарыда әйтелгән авылларда юл эшләрен башлау максатында зур әзерлек эшләре бара, төзелеш материаллары ташыла.

Агымдагы елда гомум республикада шундый тугыз авылда юл салу планлаштырылып аларның өчесе Борай районында булуын республика һәм район җитәкчеләрең урындагы халыкка карата күреләчәк олы ихтирам билгесе итеп кабул итәргә кирәк.

Р. Шаматов.



Читайте нас: