Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 март 2018, 17:50

Иман белән көчле булыгыз

Башкортстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге хезмәткәрләре шушы көннәрдә Борай мәктәпләренең югары сыйныф укучылары белән очрашты.

Үсеп килүче буынның тормыш чынбарлыгын дөрес кабул итүенә ирешү өчен төрле чаралар куллана. БР Башлыгы карамагындагы Дәүләт конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча совет ярдәмендә алып барылучы “Ислам–экстремизмга каршы!” рухи акция чикләрендә үткәрелгән “Башкортстан–бердәм гаилә” республика яшьләр акциясе – шуларның берсе. Мәрхәмәтлелек эшчәнлеге буенча да күп төрле чаралар күрелә. 2016 елда оештырылган “Мәрхәмәтлелекнең изге елмаюы” оешмасы ярдәме авыр хәлдә калган гаиләләр, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, зыян күргән кешеләргә юнәлтелә.

–Аллаһ кешеләргә иң элек укыгыз, белем алыгыз дип мөрәҗәгать иткән. Бу Коръән, дини китаплар укуны гына күздә тотмый, физиканы, химияне һ.б. укыгыз, белем туплагыз. Белемлелек нигезе мәктәптә салына һәм барлык белемнәр дә Аллаһка илтә,–диде нәзарәт рәисе-мөфтинең беренче урынбасары Айнур Арсланов. Шулай ук Сүриядәге террорчыларның ислам белән бернинди дә уртаклыгы юклыгына басым ясады.

Рифат хәзрәт Зарипов үз чыгышында тормышта гыйбрәт алып яшәү, изге максаттан ният кылып башкарылган гамәлләрдән фәһемле мисаллар китерде. Райондагы мәчетләрдә оештырылган дини укулар, остазларның нәтиҗәле хезмәте турында сөйләде. Гарәбстаннан килгән Әхмәт хәзрәт Уфадагы югары уку йортларында студентларга гарәб телен өйрәтә. Ул да, Сүриядәге вакыйгаларга тукталып, ислам диненең бары тик татулыкка чакыруын искәртте. Ул сөйләгән кыйссаның берсенә тукталасы килә. Сөләйман исемле берәү Газраил фәрештә белән дус була. Соңгысы аның каядыр җыенуын күргәч, кызыксына кала. “Дустымның улы өйләнә, туена баруым”,–дип җаваплый Сөләйман. Газраил аңа туйга бармаска киңәш итә, “Аллаһ миңа аның улының җанын алырга кушты”, – ди. Ул бармый кала, бу хәлне кичерү аңа бик кыен булыр иде. Икенче көнне егетнең атасы очрап, аңардан ни өчен туйга килмәве белән кызыксына. Сөләйман аптырашта кала, Газраилдән бу хәлне аңлатуын сорый. Туй башланыр алдыннан йортка олы яшьтәге бер авыру хатын-кыз кереп егет урынына утыра. “Мин ачмын, авырумын”, дип тамагын туйдыра башлый. Ашап туйгач, бу егеткә озын гомер, сәламәтлек теләп дога кыла. “Аллаһ аның догасын кабул итте”, – дип җаваплаган Газраил.

Очрашу музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Нәзарәтның яшьләр бүлеге җитәкчесе Тимур Вәлитов зал белән аңлашучан атмосфера булдырды, сөйләшү яшьләрчә булуы, фикерләр көчләп тагылмыйча, уйлануга этәргеч бирүе белән дә тәэсирле булды. Рухи-тәрбия өлкәсендә актив эшләүче райондашларыбыз Диния нәзарәте яшьләр бүлегенең Рәхмәт хатларына лаек булды. Муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатлары шулай ук әлеге фәһемле чараны оештырган республика кунакларына да тапшырылды. Кунаклар Тарихи мәчет белән танышты, Шабай балалар йортында булды.

Ф.Бәдертдинова.


Читайте нас: