Әңгәмәне шагыйрә Рафига Усманова алып барды, билгеле шәхесләрнең фикерләрен көчәйтте, тарихи мәгълүматлар белән баетты, шуңа сөйләшү һәркем күңелендә кайтаваз тапты, гәзит укучыларыбыз да моңа битараф калмас дип уйлыйбыз.
Туган тел язмышы һәрвакыт борчып торды, ә хәзер, мәгариф стандартларына ярашлы, туган телне укыту төбәк компоненты дигәнгә кайтарып калдырылу мәктәпләрдә укытуны юк дәрәҗәсенә китерде. Телләр югалуы тарихта яңалык түгел. Бүген бездә ул тыныч кына һәм законлы рәвештә–балалар бакчаларында, мәктәпләрдә уртак дәүләт телендә тәрбияләү, укыту, туган телнең өйрәнелмәве аша эшләнә. Русиядә бүген 174 сөйләм теле исәпләнә, аның 136сына ихтыяҗ бетәчәк икән. “Казан утлары” журналының быелгы икенче санында, дөньяда барлыгы 6809 тел булып, гасыр ахырында шуларның алты меңе үләчәк, дигән мәгълүмат бар. Киләчәге өметле телләр–кытай, инглиз, алман, гарәп, француз, рус телләре, диелә. ЮНЕСКО билгеләвенчә, татар теле дөньядагы сөйләшергә, фикерне аңлатырга уңайлы 14 тел исәбенә керә. Татар телен белгән кеше дистәдән артык төрки телләрне аңлый, халкы белән аралаша ала. Русиядә таралуы буенча да икенче урынны алып тора. Унтугызынчы гасыр башларында Урта Азия халыкларына аң-белем таратучылар да татар мөгаллимнәре булганын гына искә төшерик.
Бүген аны кулланылыш даирәсе кимүнең сәбәпләре нидә? Элек балалар әби-бабайлар тәрбиясендә үскән, хәзер һәр буын үз оясына бикләнде. Оныкларга тормыш сабакларын чит-ятлар бирә. Тел дә шуңа ук керә. Татар чукындырулар, мәчет манараларын кисүләрне дә үткән. Рус тарихында, мәдәниятендә эз калдырган милләт без. Русның билгеле 500 фамилиясендә татар каны бар. Алар арсында – Кутузов, Державин, Тургенев, Куприн һ.б. Саулык сорашу рәвешебез дә тарих бит. Явыз Иван тарафыннан туздырылган татарлар туган төякләреннән читтә үзенекеләрен күреп, “Исәнме сез” дип, аларның тере булуына сөенеп, сүз кушуы бит ул. Менә шул халык турында, гасырлар белән исәпләнгән тарихы, мәдәнияте булган да, юкка чыккан дип сөйләргә тиешләрме? Бу урында Роберт Миңнуллинның “Татарларым” оран-поэмасындагы юллар күңелгә килә.
Авыл туган тел тантана иткән бердәнбер җирлек иде. Әмма авыллар да бүген глобализация упкынында. Русиядә 20 елда гына 20 мең авыл юкка чыккан. Авыл белән бергә тел, гореф-гадәтләр, йолалар югала. Күмәк хуҗалыклар таркалу, мәктәпләр, балалар бакчалары ябылу, авыллар бетүне тоташтырган кулча ул.
Телне саклауда ана кешегә төп җаваплылык салына. Баласы туганчы ук аның белән үз телендә сөйләшә, исем кушу, бишек җырлары, милли бакча, мәктәп сайлау, милли мохит тудыру, балигъ булгач гаиләле итү – боларга ата-ана җаваплы. Мәктәп, укытучының роле зур булып кала. Туган телне укытуның шушы дәрәҗәсендә дә класс сәгатьләрен, җыр, хезмәт дәресләрендә укытучы яшь буында милли рух уята ала. Милләтне, телне саклау, өйрәнү – халыкның үз бурычы дигәннән соң мәчетләрдә тел өйрәтүдә беренче адымнар ясала башлады инде.
Яшь буынны тәрбияләүдәге хезмәтләре зур ихтирамга лаек булган педагоглар Җәүһәрия Шәрәфгалиева, Флүрә Тимершина, Зәвия Әхмәтдинова, Наилә Дәүләтгәрәева, Фәүзия Хәмәтнурова, китапханәче Ирина Исмәгыйлова үз фикерләре белән уртаклашты. “Әдәби атнакич” проектында, китапханә эшчәнлегендә актив катнашкан, халыкта матур әдәбиятка мәхәббәт уятуда, әдәбиятны пропагандалауда зур көч салган бер төркем активистларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Актуаль сөйләшүне Ф.Бәдертдинова язып алды.