Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 март 2018, 17:58

Бишенче солдат

Гөлхая апа һәм Шәрифҗан абый Садыйковлар Колай авылындагы хезмәт сөючән кешеләр булуы белән күңел түрендә. Алты балага гомер биргән ата-ана дүрт улларын хәрби хезмәткә озатып, каршы алды. Ул вакыйгаларга күп вакытлар үтте, инде яңа буыннар үсеп җитте. Хәзер шушы нигездән оныклары Илнар, бишенче солдат булып, Ватан сагына китте.

Узган гасырның туксанынчы елларында Зилә Шәмсиярова Колай мәктәбенә башлангыч класслар укытырга килгән иде. Бик тырышып эшләде яшь белгеч, балаларның, ата-аналарның хөрмәтен казанды. Авыл егете Ирек Садыйков белән гаилә учагы кабызуларын да авылдашлар сөенеп кабул итте. Сөенерлек тә шул: авылда тагын бер яшь гаилә артты, яшьләр икесе дә туган төяктә төпләнердәй, шушы җиргә кот бирердәй кешеләр иде. Гаилә башлыгы Ирек һөнәре буенча электрик, комплекста, ындыр табагында хезмәт салды, Себер якларында да эшләп кайтты.

Гаиләләрен ямьләп, башта кызлары Эльвина, аннан уллары Илнар туды. Үзләренә охшап, балалары бик тәртипле, тырыш булып үстеләр. Илнар мәктәптә үткән һәр чарада актив катнашты, спорт белән дус булды. Кышларын ерак араларны чаңгыда үтеп чыныкты, турникта төрле күнегүләрне җиңел генә башкаруы белән сокландырды. Мәктәп янында үзеннән кечерәк малайларны шундый ук күнегүләр ясарга өйрәтеп тә йөрде әле. Рәсем төшерергә, җырларга осталыгы белән дә аерылып торды. Уналты яшендә Интернеттан карап үзаллы гитарада уйнарга өйрәнә. Татарча да, русча да җырларны бик матур башкара, үзе дә җырлар язарга тырыша.

Солдат шинелен бик теләп кия егет, үзен хәрби хезмәткә баштан ук әзерли. Каенлык урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, военкомат юлламасы белән Бөре шәһәрендә водитель-электромеханик һөнәренә ия була. “Үзенең хәрби хезмәткә яраклы булуы хакындагы хәбәрне зур сөенеч буларак кабул итте”, – дип сөйли Илнарның әнисе.

Узган елның май аенда армия сафларына алынган егет хәрби хезмәтен Абхазия җирендә үтә. Башкортстаннан унөч егет алынган һәм алар әле дә бергә икән. Монысы да шатлыклы, чөнки солдат хезмәтендә якташларың туганнарыңдай якын була. Илнарның алган һөнәре дә бик яраклы булган, ул водитель-электромеханик вазыйфасын башкара, куәтле хәрби техниканы “йөгәнли”. Өйдәгеләр уллары белән хәбәрләшеп торалар һәм аның кайтыр көннәрен саныйлар. Әйткәндәй, узган ел бу күркәм гаиләнең юбилее да булды. Зилә һәм Ирек Садыйковлар парлы тормышларының чирек гасырлык бәйрәмен билгеләде. Имин тормыш, илгә үстергән игелекле балалары белән дә матур һәм үрнәкле бу гаилә. Ә без, авылдашлары исә, Илнарның исән-сау кайтып, аларга тагын да олы куаныч өстәвен теләп калабыз.

Ә. Галләмова.


Читайте нас: