Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март 2018, 17:45

Русия гражданнарының иминлеге -- өстенлекле юнәлеш

Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юлламасында иминлек мәсьәләсенә дә басым ясады.

-- Без Русиянең тотрыклы үсешенә ирештек. Ләкин тотрыклылыкка ирештек дип тынычланып калырга ярамый, -- диде ил җитәкчесе. – Алдагы еллар илебез киләчәге өчен хәлиткеч роль уйнаячак. Монда сүз технологияләрне үстерү турында бара. Бу өлкәдә артта калуга юл куелмаска тиеш. Технологияләрдә артта калу - үзаллылыкны югалту ул. Бездән көчле җавап көтәләр. Без андый җавап бирергә әзер.
Владимир Путин сүзләренә караганда, Русия гражданнарының иминлеге – безнең дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше. Кешеләргә үз мөмкинлекләрен шәхес буларак тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудырылырга, алар эш белән тәэмин ителергә тиеш.

Читайте нас: