Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март 2018, 17:32

Мөһим документ, өстенлекле юнәлешләр...

Әлеге вакытта Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итә.

Президент Юлламасы — программа документы, анда дәүләт башлыгы тышкы һәм эчке сәясәтнең өстенлекле төп юнәлешләрен билгели. Чираттагы Юллама — Владимир Путинның Русия парламенты палаталары алдында ундүртенче чыгышы. Президент постында булган Борис Ельцин һәм Дмитрий Медведев Юлламаларын да исәпкә алып, бу -- илнең яңа тарихында инде 24нче документ. Чираттагы Юллама 2017 елның декабренә планлаштырылган иде, ул агымдагы елның 1 мартына күчерелде.


Гадәттә, чара Кремльнең Георгий залында үтә иде. Быел ул мультимедия форматында оештырылды, Президент Владимир Путин “Манеж” үзәк күргәзмә залында чыгыш ясый. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков моны чарада катнашучылар санының артуы һәм инфографика күрсәтелүче экран куллану, ә тарихи Георгий залына заманча технологик җиһазлар урнаштыру мөмкин булмау белән аңлатты.
Чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституцион, Югары һәм Арбитраж судлар җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, Федерация субъектларының законнар чыгару органнары рәисләре, традицион дини конфессияләр башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре, шул исәптән төбәкләрнең Иҗтимагый палата башлыклары, катнаша.
Президент Юлламасында илнең социаль-иктисади торышын, социаль йөкләмәләрнең үтәлеше бәяләнә. Мөһим документ ил тормышының барлык якларын – законнар чыгару базасын, икътисадны, сәнәгатьнең төрле тармакларын, авыл хуҗалыгын, сәламәтлек саклауны, мәгарифне, мәдәниятне, гражданнарны социаль яклауны үз эченә ала.
Читайте нас: