Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март 2018, 18:00

Ил хәвефсезлеге турында онытырга ярамый

Еллык Юлламасында Русия Президенты Владимир Путин илнең оборона куәтен ныгытуның мөһимлегенә басым ясады.

-- Русиянең иминлеге турында да онытырга ярамый. Кораллы Көчләр белән идарә итү үзәге оештырылды. Кораллы Көчләрнең куәте арта. Армия яңа югары технологияле корал белән тәэмин ителде. Сүриядә үткәрелгән операция безнең Кораллы Көчләрнең мөмкинлекләрен ачык күрсәтте, -- диде Владимир Путин. – Хәзер дөньяның барлык илләрендә Русиядә җитештерелгән коралны яхшы беләләр. Кайбер төр корал үрнәкләре бары тик бездә генә эшләнә.

Читайте нас: