Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2018, 13:47

Бер гасыр гомер күпмени

Газимә әби Юнысова быел йөзенче язын каршы ала. Авырлыкларны җиңеп, гаилә учагын сүндермичә яшәгән, буыннар җебен киләчәккә тоташтырган, балалар үстереп олы тормыш юлына озаткан ул.

Кешене авырлыклар чыныктыра гына диләр. 1918 елда Яңа Кизгән авылында туган сабыйга алты ай булганда – әнисе, яшь ярымда әтисе үлеп китә. Ятим кызны абыйсы Солтанъяр үз тәрбиясенә ала. Ул җиде-сигез яшьтән абыйсының балаларын караша, йорт эшләрендә ярдәмләшә. Бу вакытта дөньялар бик авыр була. Үсеп җиткәч, кыз Шәйхулла Идиятуллинга тормышка чыга. Шәйхулланың тормыш иптәше вафат булып, Рәсимә исемле кызы әнисез кала. Ятимлек хәлләрен үз язмышында тоеп үскән Газимә аны үз баласы кебек кабул итә. Матур итеп тормыш башлап җибәрәләр. Тик “сугыш” дигән үзәк өзгеч хәбәр аларның да ишеген шакый.

Сугышның беренче көннәреннән үк Шәйхулласын сугышка алалар, ә Газимә сигез айлык бала белән торып кала. Ул еллардагы авырлыкларны сүз белән генә сөйләп бетерерлек булмый. Ир-ат фронтка китеп бетә, ә колхозны алып барырга кирәк. Бөтен авыр эш хатын-кыз, үсмер балалар иңендә кала. Барлык эшне кул белән башкаралар, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр өйгә кайтып та кермиләр. Төннәрен утырып, фронт өчен оекбаш-бияләй бәйлиләр, сөт, йомырка тапшыралар, әллә ничә төрле салым түлиләр.

–Халык ачлыктан интекте, алабута әпие, кычыткан, кузгалак, какы ашап исән калырга тырыштык, – дип искә ала Газимә апа. Нинди генә эшләр узмый аның уңган, тырыш кулларыннан: сыер да сава, малларга азык та әзерли, басуда да эшли, ындыр табагында ашлык та суга. Бар көчен Җиңү көнен якынайтуга сала ул. Шәйхулла абый сугыш кырында каты яралана, бер кулын өздереп кайта. Гаиләдә тагын ике кыз дөньяга килә, тик сугыш яралары эзсез үтми, гаилә башлыгы 59 яшендә генә якты дөньяны калдырып китә. Авырлыкларга түзеп өйрәнгән хатын бу югалтуны да күркәм сабырлык белән кичерә, бар яшәешен балалары, оныкларына багышлый.

Бүгенге көндә йөзьяшәр авылдашыбыз олы кызы Фәхия апа, аның кызы Чулпан һәм кияве Дамир тәрбиясендә яши. Инде үзенең дүрт кызы да өлкәнәйгән, 22 оныгы һәм оныкларының балалары бар. Газимә апа барысына да изге теләкләр теләп, бар дөньяга иминлек юрап утыра. Язмыш аңа озын гомер насыйп иткән, гомеренең матур мәлләре дә, авырлыклары да булгандыр, тик аңарда бервакытта да яшәү яме, тормышка дәрт сүрелмәгән. Аңа киләчәктә дә җан тынычлыгы, сәламәтлек, һаман көчле рухлы, сабыр һәм түземле булып, Ходай биргән гомерне яшәргә язсын дип телибез.


З.Фәрхетдинова, Яңа Кизгән клубы мөдире.


Читайте нас: