Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2018, 13:38

Аларның батырлыгы – мәңгелек

29 ел элек әфган сугышы тәмамланды. Безнең кешелек бурычыбыз – шул заманның хатирәләрен югалтмыйча яшәү, ветераннарыбызны олылау һәм хөрмәтләү.

Шушы уңайдан, күптән түгел, беренче мәктәпнең укучылары әфганчылар белән очрашу үткәрде. Яугир-интернационалистларның батырлыгын мәңгеләштергән мемориалга гөлләмәләр салынганнан соң, ветераннарга беренче мәктәпнең актлар залында укучылар тарафыннан концерт тәкъдим ителде. Хәрби чакыру бүлеге начальнигының өлкән ярдәмчесе Илдар Гаделгәрәев һәм район ветераннар советы рәисе урынбасары Рәзиф Зиятдинов әфган сугышы турында чыгыш ясадылар. Артабан Илдар Фларит улы Радик Рахмановка “Хәрби-һава көчләренә – 100 ел” дигән юбилей медале тапшырды. Укучылар ветеран-яугир Данис Гыйльфановның әфган сугышындагы хатирәләрен зур игътибар белән тыңлады. Аларның һәрберсе Ватанны яратырга һәм туган илгә тугры булырга чакырды.

Безнең алты якташыбызга кире әйләнеп кайтырга язмаган, алар батырларча бу яуда башларын салган. Аларны бер минут тынлык белән искә алдык. Очрашу ахырында мәктәп директоры И. Мостафин ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер теләп, рәхмәт сүзәләре җиткерде.

А. Нурмиева,

директорның тәрбияви эшләр буенча урынбасары.


Читайте нас: