Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2018, 13:31

Алар – безнең горурлык

Районда Ватанны саклаучылар бәйрәме киң билгеләнеп үтте. Бу көннәрдә район мәдәният йортында һәм авылларда, мәктәпләрдә әлеге тарихи датага багышланган чаралар, күңелле яллар оештырылды. Кызыл Армиянең 1918 елда Кайзер гаскәрләрен җиңүе һәм 23 февральдә Совет армиясе, соңрак Ватанны саклаучылар көне булып үзгәртелгән бәйрәмнең йөз еллыгы тантаналары җуелмас хатирәләр калдырды.

Район үзәгендәге бәйрәм кичәсе муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламовның котлау чыгышлары белән башланды. Бу көнге тантанага сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Бөек Ватан сугышы ветераннары районда хәзер нибары унсигез кеше калды һәм күбесе йөри алырлык хәлдә түгел. Шул сәбәпле, бәйрәм кичәсенә Кузбайдан Заһит Рәхимҗан улы Әхтәриев, Кушманактан Габделкави Закир улы Фазлиәхмәтов кына килә алды. Район җитәкчесе аларны бәйрәм белән котлап, киләчәктә бәхетле тыныч картлык теләде, бүләген бирде. Зал ветераннарны аягүрә басып алкышлады. Шундый ук бүләкләр килә алмаган барлык ветераннарга да өйләренә илтеп тапшырылды. Бу көнне шулай ук фидакарь хезмәт салган бер төркем ир-егетләр муниципаль район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнеп, Роберт Фәттәховның күкрәген бәйрәм медале бизәде.

Бөек Ватан сугышында илебезне фашист илбасарларыннан сакларга ундүрт меңнән артык яугир алынып, шуларның җиде меңнән артыгы гына туган авылларына тән һәм күңел яралары белән исән кайта. Соңрак әфган сугышында – алты, Төньяк Кавказдагы бәрелешләрдә ике райондашның гомере өзелде. Алар бер минут тынлык белән искә алынды.

Район мәдәният йорты, хезмәт ветераннары, полиция хезмәткәрләре, мәктәп коллективлары, җыр һәм бию осталары, милли музыка коралларында уйнаучылар, алып баручылар әлеге бәйрәм кичәсен оста оештырулары, чагу чыгышлары белән ихтирам яулады. Ватанны саклаучылар кичәсе бүгенге ил сагында торучыларга карата да изге хисләр уятты. Әлеге вакытта районнан биш дистәдән артык егет хәрби бурычын үти, 38се контракт буенча хезмәт итә.

Р. Шаматов.


Читайте нас: