Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2018, 13:43

Солдатлар үстергән нәсел

1893 елгы Әхмәтхазип Мөхәмәтвәлиев гражданнар сугышыннан кайтканда аны 90 яшьлек әтисе һәм 60 яшьлек әнисе каршы ала. Ихата, кәртә-кураны яңарткач, уллары Ает авылыннан Шәмсебикә исемле кызны кәләшлеккә алып кайта. Бер-бер артлы ике малайлары туа яшьләрнең, әмма Шәмсебикә авырып, гүр иясе була.

Әхмәтхазип балаларына әни булырдай Шәмсенисаны алып килә. Тормыш дәвам итә, гаиләгә тагын уртак алты ул өстәлә. Бөек Ватан сугышы башлану белән карт солдатның үзен хезмәт армиясенә, ә өлкән уллары Тимерҗан белән Тимерханны фронтка алалар. Ә авылда калган гаиләләре салым түләп иза чигә. Ул вакытта һәр хуҗалык 46 килограмм ит, 16 килограмм эретелгән сары май, 200 данә йомырка, бер тире тапшырырга тиеш булган. Сөенечкә, сугышка китүче уллары исән кайта, әтиләре дә гаиләсенә Бөек Җиңүдән соң гына кайтып җитә. Уллары белән ата кеше, тәүгеләрдән булып, Җитез Танып буенда яшь нарат үсентеләре утыртып, посадка тәрбияли башлыйлар. Тал каерысы каезлыйлар, юкә мунчаласыннан тасма сугалар. Бер-бер артлы буй җиткергән уллары армия сафларында хезмәт итә. Артабан ата нигезеннән таралышып, төрле җирләрдә яшәп, эшли башлыйлар, үз дөньяларын коралар.

1936 елны туган Зәки солдаттан кайткач, Хөллиягә өйләнеп, Таңатарда төпләнә. Хуҗа – малчылыкта, хуҗабикә мәктәптә җыештыручы булып эшли. Дүрт ул һәм ике кыз туа аларның гаиләләрендә. Фәнәзифләре– Чехословакиядә, Илшат – Мурманскида, Илнур – Венгриядә, Илһам – Красноярскида Ватан алдындагы изге бурычларын үти. Аларның өчесе туган авылларында төпләнеп кала. 59 ел буе парлашып яшәгән Зәки абый һәм Хөллия апа һәм башка мондый ил сакчылары тәрбияләгән игелекле нәселләр белән горурланабыз без!

Ә. Мөнирова.


Читайте нас: