Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2018, 11:42

Хокук бозу ачыкланды

Борай авылында яшәүче хатынның мөрәҗәгате буенча прокуратура район дәваханәсенең гражданнар сәламәтлеген саклау буенча законнарны үтәвен тикшерде.

Тикшерү барышында гамәлдәге законнар нормалары бозылуы ачыкланды: табиб-терапевтта диабет диагнозы белән исәптә торучы мөрәҗәгать итүче хатын 2018 елның гыйнвар аенда бушлай бирелә торган кирәкле дару препаратлары белән тәэмин ителмәгән. Ачыкланган хокук бозуны бетерү максатында дәваханәнең баш табибына күрсәтмә кертелде, ул каралып, тиешле дарулар пациентка бирелде.

С.Глухов, район прокуроры ярдәмчесе.


Читайте нас: