Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2018, 11:56

Бөркетләребез канат ныгыта

Көчле рухлы, якташлары өчен горурлык булырдай укучыларның берсе Эмиль Ганиев Борай гимназиясендә белем һәм тәрбия алган. Бүген ул Туган илебез иминлеге сагында тора. Әле дә күз алдымда: 1977 елның язында яраткан укытучыбыз Нәсимә апа һәм Инил абый Ганиевлар гаиләсенә олы шатлык китереп, озак еллар көтеп алган уллары Эмиль туды. Без студентлар идек инде, берничәбез җыелып бәби күрергә бардык. Томрап торган малайның матурлыгына, карлыган төсле күзләренә, нур сибелеп торган йөзләренә хәйран калдык. Бу бала үскәч кем булыр икән, дип уйладык.

Бәләкәйдән сәламәт, тыныч холыклы, әмма хәрәкәтчән булып үсте малай. Нәсимә апа кызыксынучан баланың бар яклап та сәләтләрен ачуга, тагын да үстерүгә бөтен көчен салды. Эмиль укырга-язарга бик иртә өйрәнде, мәктәптә яхшы укыды, китаплар яратты. Ә оста куллы әтисе Инил абый малайны бәләкәйдән техника яратырга өйрәтте. Моңа аптырыйсы юк, бөтен Борай шоферлары, машиналары ватылса, төзекләндерүне үтенеп, Инил абыйга килә иде бит. Улы да өй тутырып дусларын җыеп, бәләкәйдән уенчык самолетлар, вертолетлар, машиналар ремонтлап, конструкторлар төзеп үсте. Дуслары күп булды аның, бергәләп спорт белән шөгыльләнделәр, мәктәпнең спорт залыннан чыкмадылар. Эмиль бигрәк тә гер күтәрүне яратты.

1994 елда мәктәпне тәмамлаганда ул “Укырга кая барырга?” дигән сорауга җавап эзләмәгәндер. Чөнки моңа җавабы әзер иде аның. Беренче класска кергәндә мәктәп формасы алырга дип әти-әнисе улларын Уфага алып барган. Анда форма кигән очучыларны күреп, кечкенә малай хәйран калган һәм әти-әнисенә: “Мин дә үскәч очучы булырмын әле яме”, – дигән.

Бәләкәй чакта кем булырга гына хыялланмыйсың. Әмма бу сабыйның авызыннан чыккан сүзләр алдагы тормышының бөтен мәгънәсе булгандыр, фәрештәнең амин дигән чагына туры килгәндер. Тагын шуны әйтергә кирәк: дәү әтисе Сәфәргали Ганиев та Бөек Ватан сугышы елларында авиаполкта хезмәт иткән, самолетларны очышка әзерләгән. Үзе дә очучы булырга хыялланган, тик сугыш хыял канатларын кискән.

Эмиль, имтиханнарны 4-5легә генә тапшырып, Уфа югары авиация училищесына укырга керә. Ул тырышып укый, иптәшләре белән яхшы мөнәсәбәттә була, үзен бар яклап үрнәкле итеп күрсәтә. Әти-әнисенә училище командованиесеннән рәхмәт хатлары килеп тора. Курсант спорт белән шөгыльләнүен дә дәвам итә.

–Тикшерүче комиссияләр килгәндә, офицер формасы киеп, офицерлар өчен дә гер күтәргән чаклар булды инде, – дип хәтерли ул.

Укуын Сызрань шәһәрендә яхшы билгеләренә генә тәмамлап, инженер-очучы дипломы алып чыга. Ун ел Ерак Көнчыгышта төрле маркадагы вертолетларда күкне иңли, катлаулы заданиеләр үти, экипаж командиры була. Аңа Чечен җирендә дә булырга туры килә, тик монысын, кайгырмасыннар дип, ул вакытта әти-әнисенә сиздерми.

2010 елдан башлып 1 класслы очучы, вертолетлар звеносы командиры майор Эмиль Ганиев Санкт-Петербургта яши һәм Ватанга хезмәт итә. Гаиләсе һәм кечкенә кызы бар. Хезмәтен яратып, җаны-тәне белән бирелеп эшләгән командирларын иптәшләре ихтирам итә, ул аларның киңәшчесе дә, терәге дә. Офицер Эмиль Ганиев командирлары алдында да зур абруй, ышаныч яулаган, аның белән горурланалар, яшьләргә үрнәк итеп куялар. Зәңгәр күктән башка тормышын күз алдына китерә алмый ул. “Мин вертолетсыз яши алмыйм, вертолетта күңелем дә канатлана” дигән сүзләре–тормыш девизы.

Үзе бик шаян да әле ул. Бер кайтуында әнисе сарай түбәсен ремонтларга кирәклеген әйткән.

–Әни, мин түбәгә менә алмыйм, биеклектән куркам.

–Биеклектән курыккач, күктә ничек очасың?

–Вертолетта штурвалга тотынам, түбәдә штурвал юк бит, – ди икән очучы.

Ул туган йортына еш кайтып, ярдәм итеп тора. Кызганычка каршы, әтисе каты авырудан соң гүр иясе булды. Әнисе ялгыз яшәсә дә, бер генә көн дә берүзе генә калганы юк. Ишеге иртәдән кичкә кадәр ябылмый, туганнары, дуслары, күршеләре хәлен белеп, кирәк булса ярдәм итеп торалар, аның чын йөрәгеннән чыккан изге догалар укуын үтенәләр. Улы исә телефон аша һәр көнне хәл белеп тора. Үткән ел Нәсимә апа үзе дә Санкт-Петербургта балалары янында кунак булып кайтты.

Күктә дә сынатмый Борай җирендә үскән ир-егетләр. Эмильгә аяз күк йөзе, очышлары санының җиргә имин әйләнеп кайткан саннарга тигез булуын телибез.


Л. Зарипова.


Читайте нас: