Гаилә бәйләнешләренең ныклыгына бары тик ярату, җаваплылык һәм зур түземлелек аша гына ирешелә. Гаилә елы шушы җаваплылык, югалмас кыйммәтләргә хөрмәт белән карауның ныклы урын алуына ярдәм итсен иде. Район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов үз чыгышында һәр гаилә өчен мөһим булган сәламәтлек саклау, мәгариф, торак төзелешендә социаль юнәлештәге проектларны тормышка ашыру барганлыгын ассызыклады. Балалар тууны арттыруны күздә тоткан озакка исәпләнгән демографик сәясәт үз нәтиҗәләрен бирер дип көтелә. 2007 елдан башлап районда 1471 хатын-кыз ана капиталы сертификаты алган, аларның 1036сы 416 млн сумлык сертификатларын кулланган. Бала туганнан соңгы пособиеләр күләме арту, күпбалалы гаиләләргә төрлечә ярдәм итү, җир участоклары бүленүнең һ.б. соңгы максаты гаиләне, балалыкны саклауга һәм яклауга юнәлтелә. Район хатын-кызлар советы, “Ак калфак” һәм “Ак инәй” иҗтимагый-милли оешмалар, районның әтиләр советы җәмәгать оешмалары актив эшли.
–Гаилә елын ачуның беренче күләмле чарасын Борай районында оештыру очраклы түгел. Президент грантына ия булган Башкортстан татарларының милли автономиясе биш ел элек “Татар гаиләсе” исеме астында шушындый ук конкурсны Борай җирендә башлап җибәргән иде. Сездә сәләтле халык яшәгәнен беләбез, – диде Римма Үтәшева. Ул туган телне, гореф-гадәтләрне саклаудагы гаиләнең ролен берни белән дә чагыштырып булмавын билгеләде. Юкка гына халык “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр” дип әйтмәгән. Гаилә тәрбиясе белән бала күңеленә изгелек, ярату, кешелеклелек һәм башка әллә күпме яхшы сыйфатлар салына. Икенчедән, кеше үзенең әти-әнисе, дәү әти-дәү әнисе, абый-апалары, эне-сеңелләре янәшәсендә яклаулы икәнлеген тоеп үсә һәм шул бердәмлек, күмәклекнең көчен тоеп, тормышта да ышанычлы атлаячак. Һөнәре буенча акушер-гинеколог булган Корылтай депутаты “бернинди музыка да сәламәт булып туган баланың дөньяга аваз салуына тиңләшә алмый” дип әйтүе белән дә тәэсирләндерде.
–Районда балалар учреждениеләре эшчәнлеге белән танышканнан соң, тәүлекнең 24 сәгате дә балалар мәнфәгатенә юнәлтелүен аңладык,–дигән сүзләренә, Фестиваль булгач, бераз күтәренкелек тә өстәлгәндер. Әмма барысы да балалар өчен эшләнә дигәнне чарада катнашкан сәнгать коллективлары, балалар чагу чыгышлары белән дә исбатлаячак һәм ул сүзләрнең дөреслеккә туры килүенә шикләнер урын калдырмаячак. Районда балаларны тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылып, уңайлы мохит булдырылган. Белем һәм тәрбия бирү, спорт, мәдәният учреждениеләре белән бергә, балалар сәламәтлеге сагында торган дәваханәләр, балалар туклануы хезмәте – барысы да яшь буынның имин үсеше өчен уртак тырышлык сала дигән нәтиҗә ясады ул. Шушы юнәлештә эшләгән хезмәткәрләр – Борай өченче мәктәбенең социаль педагогы Регина Шәрәфиева, Шабай балалар йорты директоры урынбасары Илсөяр Сафиуллина һәм район мәгариф бүлегенең опека һәм попечительлек органы баш белгече Айгөл Мөслимовага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Фестивальнең иң матур өлеше бәйгегә чыккан гаиләләр белән танышу иде. Иске Бикмәттән Ситдыйковлар өч кыз үстерә. Видеоязма аларның көндәлек мәшәкатьләрен бик тулы чагылдыра. Бу гаиләдә сәнгатькә мәхәббәт аерым урында тора, чөнки әти һәм әни икесе дә мәдәният хезмәткәрләре. Олы кызлары Зәринә районда күптән түгел үткән “Өзелмәс моң” җыр бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады. Бу юлы алар әтисе белән бергә җырладылар.
Баһаутдиновларны районда иң элек гаилә башлыгы аша беләләр. Ленар район дәваханәсенең хирургия бүлеген җитәкли, яхшы хирург, хатыны Альбина – шәфкать туташы. Алыштыргысыз хезмәт кешесе булган гаилә башлыгының сәхнәдә истә калырлык образлар тудырырга вакыты да, көче дә җитүенә гаҗәпләнәсе генә кала. Балалары һәркайсы үзенчә сәләтле, колледж студенты Айваз һәм мәктәп укучысы Марат – биючеләр, кечкенә Нурия гимнастика белән шөгыльләнә.
Биш бала тәрбияләгән Хәмәтьяровлар икесе дә җаваплы вазыйфа башкара. Светлана Таһир кызы Ана даны медаленә лаек булды. Бүген ике кызлары югары уку йортларында белем ала, ике малайлары мәктәп укучысы, өченчесе балалар бакчасына йөри. Видеоязмадан шуклык-шаянлыклары, мәшәкатьләре белән һәркайсы үзенчә яраттырган балаларны күреп, бу гаиләнең сөенечле мәшәкатьләренә сокланасың. Әниләренең җыры да гаиләне бергә туплаган аваз булып яңгырады.
Хәләл ризык җитештерүче, республикада да билгеле эшкуар Зариповларның Гәүһәриясе чын сүз остасы да икән. Ике бала үстергән Әхләф белән Гәүһәрия инде дәү әни-дәү әти булуларына сөенә. Уллары Рамил үзе кебек иманлы кәләш алып, Сәет һәм Ясминәгә гомер биргәннәр. Бу гаиләгә эшлеклелек һәм динилек хас. Әниләре Фаягөл апаның яшәү мәгънәсен ачкан мөнәҗәтләре балаларына гына түгел, барыбызга да тормыш сабагы, хәер-фатыйха булырга тиеш. Сәхнәгә чыккан дүрт буын вәкилләре иман, хәләл, сабырлык һәм барчасына шөкер итеп яшәүне тормыш девизы итеп кабул итүләрен белдерде.
Бакалы авылында Биктиевлар ата-баба нигезенә кот биреп яши. Флүн– балта остасы, гомумән, кулыннан килмәгән бер эш тә юк. Хәләле Гөлназ белән өч бала үстерәләр. Җыр-биюгә дә оста Флүн – китапханә мөдире, Гөлназ – почтальонка. Гаиләдә кызлар да сәнгатькә тартылып үсә, бу юлы да аларның олысы әниләре белән парлап татар биюе башкарып, кечеләре әтиләре белән җырлап сокландырды.
Фәхрәзиевларның балалар бакчасында үткәрелгән конкурста катнашуына кайчан гына иде, хәзер балалар үзләре сәхнә тота. Балалары әтиләре турында алтын куллы кеше дип бик дөрес әйтә, Альберт – җырчы, гитарачы да, ә “Газсервис”та – алыштыргысыз хезмәткәр. Үзенә төбәлгән яратулы карашлардан балкып торган Антонина да җаваплы вазыйфа башкара, “Россельхозбанк”ның район бүлеге мөдире.
Йомгаклау өлешендә кунаклар чагу чыгышлардан алынган хис-тойгылар дулкынында сәхнәгә күтәрелде. Бу бәйгедә бердәмлеге, татулыгы, үзенчәлекле сәләте белән һәр гаилә җиңүче булды дип билгеләнде һәм аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
–Туган тел, гореф-гадәтләр онытыла дип чаң сугабыз. Мин бүгенге фестивальдә телебезнең дә, ата-бабаларыбыздан килгән күркәм гамәлләрнең дә киләчәккә юл алуына ышанам, – диде Дәүләт Җыелышы–Корылтай депутаты Римма Үтәшева. Безнең дә шулай буласына бик ышанасы килә.