Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 февраль 2018, 11:50

Әфганчыларны искә алдык

Яшь буын 29 ел элек тәмамланган әфган сугышы турында китаплардан укып, кинофильмнардан карап кына белә. Нәфис фильмнардагы солдатларның экранда чагылган газаплы йөзләрен күреп, хәзерге яшьләр моны режиссер фантазиясе итеп кабул итәргә мөмкин.

Күптән түгел, без, 7нче “Б” класс укучылары, әфган сугышы ветераны Рәдиф Әмерҗан улы Хәнәфиев белән очрашу оештырдык. Ул үзенең “кайнар нокта”дагы хезмәте турында сөйләде. Бергәләп әфган сугышы турында документаль фильм карадык. Шул вакыт үткәннәрен тыныч кына искә алалмады ул, яугирнең күзләре дымланды. “Ул вакытта 18-19 яшьлек кенә идек. Анда барып җиткәч, һәр минутта безне үлем сагалап торганлыгын аңладык. Үзебезнең һәм иптәшләребезнең гомере өчен көрәшергә тиешле икәнлегебезне дә төшендек. Без орден-медальләр өчен сугышмадык, әмма үзебезнең бурычны намус белән үтәдек”, – диде кунагыбыз.

–Башка сугышчан иптәшләрегез белән әлеге вакытта элемтә тотасызмы? – дип сорады ветераннан бер укучым.

–Әлбәттә. Армиядән соң кеше олыгая, тормышка икенче күзлектән карый башлый. Анда иптәшеңнең иңнәрен, дуслыкны икенче төрле аңлыйсың. Ул классташлар дуслыгыннан бөтенләй аерылып тора. Сугыштагы дуслык – туганлыкка әйләнә, – диде Рәдиф Әмерҗан улы.

–Ә ни өчен сугышлар кирәк? – дип тагын бер укучым сорап куйды.

–Алар кирәкми, һәрвакыт тынычлык юлы белән сөйләшеп, килешеп була, – диде ул, авыр көрсенеп.

–Сез нинди уйлар белән кайтып киттегез?

–Самолетка утырып, кайтыр якка борылгач та, барыбыз да тынып калдык, ракета белән безне бәреп төшермәсәләр ярар иде, дип уйландык. Лайнер туган илдә посадка ясагач, барыбыз да җиңел сулап куйды. Без – өйдә идек, – диде ул.

1989 елның 15 феврале бу авыр көннәргә нокта куйды. 13 меңнән артык ана улларын башкача күрмәде. Гимназияне тәмамлаган Айдар Габдрахман улы Мәхмүтовның да гомере 1980 елның 26 декабрендә өзелә. Ул күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз” һәм “Батырлык өчен” медале белән үлгәннән соң бүләкләнә. Без аның хөрмәтенә мемориаль–тактаташка һәр елны венок илтеп салабыз. Бәйрәм алдыннан яугир-интернационалистлар белән ел саен очрашып сөйләшәбез. Сугышлар бервакыт тәмамлана, әмма тарих – мәңгелек. Солдатларның батырлыгы үлемсез!

Вакыт үтә, 80нче елларда Әфган сугышында башын салган егетләребезне Ватан онытмый, алар белән горурлана.

Л. Әхмәтҗанова,

икенче гимназия укытучысы.


Читайте нас: