Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 февраль 2018, 11:37

“Энҗекәйләр” балкышы

Күптән түгел Балалар иҗат йортының Илмира Әмирова җитәкчелегендәге “Вокал” берләшмәсендә шөгыльләнгән балалар концерт куйды. Бу күңелле чарага бик күп тамашачылар җыелган иде. Алар яшь артистларның һәр чыгышын алкышлар белән каршы алды. Концертны алып баручылар Олеся Мөхәярова һәм Лилия Дүсмәтова һәрбер номерны тапкыр шаян сүзләр белән игълан итте.

Берләшмәдә тәрбияләнүчеләр берничә составта чыгыш ясады, сәхнәдән 20ләп җыр яңгырады. Дәртле, күңел күтәрүче җырларга балалар биеп тә алды. Яшь артистларның чыгышлары башкару сәләте белән генә түгел, ата-аналарны, туган якны сөю, дус, тату яшәү төшенчәләрен чагылдыруы белән аерылып торды.

Җырчылар арасында сәхнәгә тәүге тапкыр чыгучылар да, инде аны күптән үз итүчеләр дә бар иде. Һәрберсенең йөзләрендә чын күңелле елмаю хисе балкыды.

Тамаша карарга килгән кунаклар нәни артистларның чыгышларын яратып кабул итте, концертны оештыручы Илмира Ильяс кызына үзләренең рәхмәтләрен белдереп, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.

Ә.Дәүләтгәрәева, Балалар иҗат йортының “Яшь хәбәрчеләр” берләшмәсе җитәкчесе.


Читайте нас: