Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 февраль 2018, 16:11

Гашыйклар көненә ... бөерен бүләк иткән

Гашыйклар көнендә сез сөйгәнегезгә нәрсә бүләк иттегез? Чәчәк бәйләме? Кружка? Шул да булган икән бүләк! Менә Австралиядә яшәүче бер ханым Изге Валентин көнендә иренә бөерен бүләк иткән.

2005 елда сирәк очрый торган бөер чиренә дучар булган Дэвидның хәле шулкадәр мөшкелләнә ки, табиблар аңа бөер күчереп утырту гына ярдәм итә алачак, дигән фикергә килә.
Шулвакыт аның 40 ел бергә яшәгән хатыны Морин бер бөерен тәкъдим итә.
14 февральдә Моринның бөерен Дэвидка күчереп утырталар. Соңгысы савыкканнан соң хатынын Канадага алып барырга җыена икән.

Читайте нас: