Канаданың еллык әдәби бүләген 2015 елда Торонто шәһәрендәге “Litsvet” нәшрияты белән “Новый свет” журналы булдырган. Бу премия иҗат юлын шушы шәһәрдә “Toronto Star” гәзите хәбәрчесе булып башлаган Американың күренекле язучысы, әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты Эрнест Хемингуэй хөрмәтенә багышланган.
Жюри составында танылган язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, әдәби тәнкыйтьчеләр һәм нәшриятчылар эшли. Былтыр премиягә тәкъдим ителгән әсәрләрнең географиясе бик киң. “Новый свет” журналына бөтен дөньядан дип әйтерлек гаризалар килгән. Башкорт сатиригының китабын премиягә Украинаның Халыкара әдәбият һәм сәнгать академиясе тәкъдим иткән. Марсель Шәйнур улы бу академиянең әгъзасы булып тора.
Мар. Сәлимнең жюри әгъзалары тарафыннан югары бәһаләнгән “Үләргә вакыт юк” дигән юмористик хикәясе “Новый свет” журналында басылган. Басманың баш мөхәррир урынбасары, Канаданың урыс телле сатиригы Михаил Спивак якташыбыз турында болай дип яза: “Марсель Сәлимов – совет заманында ук киң танылган язучы-сатирик. Бәлки, шуңадыр да, аның хикәяләрендә – саф, таза һәм шәфкатьле юмор, кайчак хәтта чәнечкеле дә, ләкин тукмаучы түгел. Мар. Сәлим җитди мәсьәләләрне дә шаяру аша җиңел генә күтәрә белә”.
Сатирик әйтүенә караганда, Хемингуэй иҗаты аның күңеленә бик тә якын.
– Американың бөек каләм иясе үзенең белгәнен, күргәнен һәм тойганын гына язган, – ди сатирик. – Нәкъ менә Канадада яшәгәндә ул сугыш, онытылган ветераннар, беркемгә дә кирәкмәгән гади кешеләр, хакимият башында утырган кайбер башсыз бәндәләрнең башбаштаклыклары турында беренче җитди әсәрләрен иҗат итә. “Кызганычка каршы” дип әйтмичә булмый, мин дә бит шулар хакында язам, тик юмор белән…
“Кызганычка каршы” дисә дә, сатирикка зарланырга урын юк. Аның иҗаты республикада һәм илебездә генә түгел, дөнья күләмендә танылу тапты һәм лаеклы бәһа алды. Иң элек аны Болгариядә күтәрделәр. Атаклы балкан язучы-сатиригы Йордан Попов, аның “Птичье молоко” китабындагы бер хикәясен болгарчага тәрҗемә итеп, “Стършел” атналыгында бастырып чыгара һәм халыкара “Алеко” конкурсына тәкъдим итә. Бу хакта автор үзе белми дә кала хәтта. Ә XIX гасырда яшәгән бөек болгар сатиригы Алеко Константинов исемен йөртүче бу премия белән моңарчы Газиз Нәсин (Төркия), Морис Дрюон (Франция), Һайнрих Бьёл (Германия), Уильям Сароян (АКШ), Леонид Ленч (СССР) һәм дөнья күләмендә танылган башка язучылар бүләкләнә. Һәм менә, ниһаять, 1996 елда беренче мәртәбә БДБ вәкиле – Башкортстан язучысы иҗади бәйгедә җиңеп чыга.
2010 елда Мар. Сәлим “Белым по чёрному” сатирик томлыгы өчен Мәскәүдә икенче зур бүләккә лаек була – аңа Сергей Михалков исемендәге халыкара әдәби премия бирелә. Әйткәндәй, бу китапка кереш сүзне Сергей Владимирович үзе язган.
2015 елда сатирикның “Юмор – выше пояса” китабы Украинаның Николай Гоголь исемендәге халыкара әдәби премиясен яулый. Ә 2016 елда исә Мар. Сәлим “Замандашлар һәм классиклар” сериясендә басылган “Миссия той пассии” китабы өчен Владимир Гиляровский исемендәге халыкара әдәби бүләген ала.
Шулай итеп, соңгы 22 елда язучы-сатирик Мар. Сәлим биш тапкыр халыкара әдәби премиягә лаек булды. Аңа яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.