Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 февраль 2018, 13:58

Ятимнәр мәнфәгате якланды

Прокуратура районда яшәүченең мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде.

Аның барышында мөрәҗәгать итүченең 9 яшеннән ата-ана каравыннан мәхрүм калуы һәм опекун гаиләдә тәрбияләнүе билгеле булды.

Чиратсыз торак алуга хокукы булу сәбәпле, 2010 елда ул район хакимиятенә исәпкә алына. Әмма балигъ булгач та аңа торак бирелми.

Районда яшәүче тагын өч кеше шундый ук хәлдә кала, алар да хокукларын яклауны сорап прокуратурага мөрәҗәгать итә.

Район прокуроры муниципалитеттан мөрәҗәгать итүчеләргә уңайлы торак бирүне таләп итә. Суд карары белән ике ятимгә урындагы власть уңайлы торак бирде. Тагын ике суд карарының үтәлешен прокуратура контрольгә алды.

Б.Галиәкбәров, район прокуроры урынбасары.


Читайте нас: