Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 февраль 2018, 13:56

Безнең дәвергә төшкән бурычта сынатмадык

Әфган җире чыныктырырга өлгергән солдатлар, игътибарлылыкның иң көчергәнешле ноктасында берсе артыннан берсе, читкә тайпылмаска тырышып, сукмактан атлыйлар. Ялгыш читкә бассаң, үлем сагалап кына тора. Як-ягыңнан хәвеф янамыймы, аяк астың ышанычлымы – үзеңнең һәм иптәшләреңнең исәнлеге шулардан гыйбарәт. Чигәләрдән әче тир ага. Кулларында аларның – автомат. Ә Мадис автоматы белән бергә иңнәренә авыр санинструктор сумкасын да аскан, ул солдат иптәшләренең фәрештәсе кебек, һәркем аны ихтирам итә, аңа ышаныч белән бага. Шулчак сукмак кырында гына, кояш нурларында “Монтано” сәгате ялтырап ятканын шәйләп алалар. Яшь егетләрнең берсе иелеп тә ала, һәм... шартлау. Солдатның куллары өзелгән, Мадис салкынканлылык белән ярдәмгә ташлана. Икенчесе ялгыш кына читкәрәк баса һәм Украина егетенең аягы өзелә...

Мадис Камильяновларның хәрби пунктына шушы чираттагы һөҗүмне дә дошман-бачалар вәхшиләрчә төнен оештырды. Анда да байтак егет яраланды, аларга ярдәм күрсәтер өчен кадерле минутлар, вакыт тукталып торсын иде, дип уйлый санинструктор. Тагын ике Украина егетенең гомере өзелде. Табут-кара тюльпаннарда, кара кайгы таратып, иртәгәсе көнгә аларны Союзга озаттылар.

Кишлакларга рейдлар ясаганда көтелмәгән һөҗүм үтә сизгерләрне дә аяктан ега. Ринат исемле Татарстан егетенең эче актарылган, эчәкләре комда ята. Мадис аларны җыеп, касыкка кире тутыра, тәүге ярдәм күрсәтелә. Егет госпитальгә озатыла. Күп операцияләр кичергәннән соң егет савыга. Ринат шул вакыйгадан соң тагын 11 ел яши әле. Татарстан егете Радикның да аягы өзелеп, гомерлеккә гарипләнеп кала. Аларга кабат яшәү бүләк иткән Мадис дусларына алар соңгы көннәренә кадәр рәхмәтле була, әлбәттә.

Мулла егете Мадис кечкенәдән спорт белән шөгыльләнде, яхшы укыды. Авылларында сигезенче классны тәмамлап, Бөре медучилищесына укырга керә. Тырыш, дипломлы яшь белгечне юллама белән Яңавылга эшкә җибәрәләр. Әмма аның туган районына кайтып эшлисе килә. Шулай итеп, Нарышта фельдшер булып хезмәт юлын башлый ул. Күп тә үтми Мадисны солдатка алалар. Бу 1984 елның ямьле май ае була. Куйбышевта медрота төзелеп, сержантлар курсында хәрби белемен күтәрә. Һәм, гариза язып, Әфганга җибәрүләрен сорый. Әти-әниләрен борчымыйм дип, бу хакта язып тормый. Частьтә калган якташ егетләренең өйләренә язган хатларыннан гына Муллаян абый белән Рәхимә апага улларының әфган җиренә киткәнлеге билгеле була. Ата-ана, ут йотып, хафаланып, сабыйларының кайтыр көнен саный башлый. Сугыш бит ул, пуляның күзе юк, Аллаһ сакласын, дип телиләр алар. Ә Мадислары Ташкент шәһәреннән 200ләп егет белән бергә самолетта Кабулга оча. Аннан Баграмга юл алалар. Аларны каршылаган ком бураны, ату тавышлары сискәндереп җибәрә егетне: яшәү белән үлем күзгә-күз очрашкан җир икән ич бу, дигән уйлар йөгерә аның уеннан. Әмма, ил чакырган икән, Ватан алдында бурычыңны үтәргә тиешсең. Һәр дәвернең үз сынавы. Әтисенең ике абзасы да, Бөек Ватан сугышына китеп, ил өчен гомерләрен аямады. Язмыштан узмыш юк, насыйп булса, кайтырбыз, дигән ныклы карарын аңына сеңдерә шулчак Мадис. Һәм, “Урал”ларга төялеп, колонналар белән юлга чыгалар. Аларның бурычы хәрби кырлардагы техникага ягулык-майлау материаллары илтеп, таратып йөрү була. Ничә тапкыр үлемнән калып, күпме иптәшләренә икенче гомер бүләк итте ул!

Әфган ирләрдә була торган ныклы характер, чыныгу, һөнәре буенча утта сыналган тәҗрибә бүләк итте. 1986 елны туган якка кайтып, әфган юлларын үткән егет Уфа мединститутына укырга керә. Хыялы – белемен арттырып, табиб булу. Әмма, егетнең сәламәтлегендә сугыш калдырган эзләрне күреп, профессорлар аңа укуын туктатырга тәкъдим итәләр. Авыртулары белән килешеп, менә ничә еллар инде Мадис Муллаян улы туган авылында “үзләренең докторы” булып эшли. 34 ел стажы булган медикны Мулла авылы халкы ихтирам итә. Иң тәүдә аның киңәшен тыңлый. Ышаналар аңа һәм рәхмәтләре дә чиксез аларның бу игелекле кешегә. Көн дими, төн дими авылдашлары янына ярдәмгә ашыга ул. Күрше Әбдрәшбаш авылына барырга да өлгерә. Фронттагы кебек, берьюлы ярдәмне әллә ничә кеше сораган мәлләр дә байтак туры килә биредә. Сабыр, үз эшен төптән белгән һәм аңа бөтен җаны белән бирелгән кешене медицина, солых һәм сугыш темалары буенча мөкиббән китеп тыңлыйсың.

–Минемчә, Әфганнан иртәрәк чыгардылар Совет гаскәрләрен. Без тәртипне урнаштырып бетергәч кенә. Безнекеләр киткәч америкалылар килде һәм әлегәчә шундалар. Безнең якка наркотиклар килү юллары да ябылган иде ул вакытта, ә хәзер – ачык. Яшьләребез безнең һәрчак ышанычлы, кирәк икән алар да, Туган илне лаеклы саклаячак. Безнең халык чыдам ул. Тик яшьтән үк эчкечелек, наркотик тозагыннан сакларга кирәк аларны. Иңнәренә әфган сугышы михнәтләре төшкән егетләребез сынатмады, шөкер. Инде олыгая барган әфганчы дусларыма бары сабырлыклар телим, – диде ул тыйнак кына.

М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: