29 гыйнвада Русия Хөкүмәтенең “АЗСларда һәм нефть базаларында ягулык сыйфаты дәрәҗәсенә контрольне көчәйтүгә” кагылышлы карары дөнья күрде. 2015 елда бу тармакта ил буйлап зур тикшерүләр үткәрелгәннән соң берникадәр тәртип урнашкан кебек булган иде.
Водительләр өчен яңа ел күңелсез хәбәрдән башланды – 1 гыйнвардан бензин бәясе күтәрелде. Югыйсә, аның хакы декабрь аенда гына ике тапкыр югары үрмәләгән иде. Бу да соңгысы түгел. Билгеле булганча, ил Хөкүмәте 2018 елда ягулык акцизларын ике тапкыр 50шәр тиенгә арттыруны хуплады. Чираттагы кыйммәтләнү 1 июльдә көтелә. Шул ук вакытта аның сыйфаты түбәнәя. “Роснефть” һәм “Лукойл” кебек зур компанияләр, һәрвакыттагыча, кечеләрен һәм АЗСларны гаепли. Хөкүмәт бу уңайдан Русия стандартлаштыру комитетына ГОСТ һәм техник регламент таләпләренә туры килмәгән ягулык сатыла торган станцияләрне каты күзәтчелек астына алырга боерды.
Исегездә булса, 2015 елда ил буйлап үткән автозаправкаларны тикшерүләр нәтиҗәсендә бик күп җитешсезлекләр, алдашу, урлашу очраклары ачыкланды. Кайбер урыннарда мич ягу өчен кулланыла торган ягулыкны (сыекландырылган мазут) дизель ягулыгы дип сату очраклары да теркәлде. Бик күп станцияләргә зур штраф салынды. Сыйфатсыз ягулык турында “кайнар” элемтә телефоны буенча шалтырата алу мөмкинлеге тудырылды. Кайберләренең лицензияләре алынды, эшчәнлеге бөтенләй туктатылды. Сыйфатсыз ягулык сату бер бәла булса, тиешле күләмдә салып җиткермәү икенче зур бәла булып тора.
Бер колонка аша көненә, уртача 5 мең литр ягулык салына. Һәр 10 литрга берничә йөз грамм салып җиткермәгәндә дә заправкалаучы көненә 4 мең сум акча “эшли” булып чыга. Контроль җитешмәү, өстәвенә, керем алу мөмкинлеге зур урлашуларга китерде. Шәһәр һәм район үзәкләрендә урнашкан АЗСларда берникадәр тәртип күзәтелсә дә, федераль юлларда эшләүче станцияләрдә мутлашуларның күплеге ачыкланды. Бу аңлашыла да, шәһәр яки район эчендә водитель килеп дәгъва белдерә ала бит, ә озын юлга чыкканнар ягулыкны салу белән арытаба китә. Шофер кеше сыйфатсыз ягулык салганнарын берничә чакрым үтү белән сизә, әлбәттә, әмма кире әйләнеп килеп тиргәшүне кирәк санамый. Мутлашучылар да моны яхшы аңлый.
Әйткәнемчә, 2015 елдагы тикшерүләрдән соң күп кенә АЗСларга штрафлар салынды, беразга тәртип урнашкан иде. Узган елның икенче яртысында, ягулыкның сыйфаты төшүгә тагын күпләп зарлана башладылар. Илдә бензин сыйфаты нормадан тайпылган ягулык станцияләре турында мәгълүматларны прокуратурага җибәрү очраклары ешайган. Шундый ягулык аркасында двигательгә зыян килгән кешеләр озак вакытлар судлашып йөрергә мәҗбүр. Судлашмас идең, сафтан чыккан двигатель бик кыйммәткә төшә. Үзем белән булган очракны сөйләп үтәсем килә.
Берничә ел элек, шәһәр эчендә йөреп, заправкага керергә онытылган. Шәһәрне чыгып барганда гына ягулыкның бик аз калуын искә алдым. Кирегә борыласы килмәде һәм шәһәр читендә урнашкан, исеме бик ишетелмәгән компания станциясенә керергә туры килде. Берничә чакрым үтүгә, машинамның көче бетә баруын сиздем. Тагын бераз китүгә ул бөтенләй сүнә башлады. Яңадан кабыза-кабыза, көч-хәл белән өйгә кайтып җиттем. Бу февраль аенда булды. Иртәгәсен машинам бөтенләй кабынмады. Дөресрәге, кабына да сүнә. Аккумуляторны утыртканчы әйләндердем дә, аптырап автобуста эшкә юлландым. Атна буе машинамны кабызырга тырышсам да, ул “киреләнеп” тик торды. Аптырагач, бер дустым машинасына тагып, автомастерскойга алып киттек. Белгечләр, сәбәбе – сыйфатсыз бензин, ремонт бик кыйммәткә төшәчәк, дигән нәтиҗәгә килде. Автомастерскойда бензин багын салдырып, ачып карауга, 4 литрдан артык дизель ягулыгына охшаш куе сыекча йөзеп йөрүен күрдек. Фильтрда исә ул бөтенләй бозланып туңган иде. Кыскасы, сыналмаган АЗСта бензин салу ярыйсы гына кесәгә сукты. Шуңа күрә, башкаларга акыл булсын дип, берничә киңәш бирүне кирәк саныйм.
Бу проблема “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы закон нормаларында җайга салына. Ягулык салу станциясе – гади кибет кебек, тик биредә товарны кире тапшырып булмый. Шунысы мөһим, бензинны шунда салганлыгыңны раслау өчен чекны сакларга кирәк. АЗС сатылган товарның сыйфаты өчен җавап бирә. Әлеге Законның 14нче маддәсендә: “Товарның җитешсезлеге нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә яисә аның милкенә зыян китергән очракта ул тулысынча кире кайтарыла”, — диелә. Тик кайбер кагыйдәләрне истән чыгарырга ярамый. Ягулык салганнан соң машинагызның көйсезләнүен сизсәгез, шунда ук АЗС җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр чекны сакламагансыз икән, борчылмагыз. Сатып алуны раслауның башка юллары бар. Машинагызны автосервиска алып барганчы ук, АЗС хезмәткәрләрен чакырып, ягулыкны анализга алырга кирәк. Моннан тыш, бушлай экспертиза үткәрүне таләп итеп кулланучылар хокукларын яклау оешмасына гариза язарга онытмагыз. Сыйфатсыз ягулык алуыгызны раслау өчен бу чараларны иртәгәгә калдырырга ярамый. АЗС цистернасындагы бензин белән сезнең машинадан алынганын чагыштырып карарга кирәк бит. Сезнең шикаять язганлыкны белеп, АЗС җитәкчелеге цистернага сыйфатлы бензин салып өлгерергә дә мөмкин. Бензинны станциягә алып килгәнче, ягулык ташучы йөк машиналары цистерналарында ук сыеклау очраклары да бик күп теркәлгән. Зур компанияләрнең сыйфатлы ягулыгына кечкенә компанияләрнең сыйфатсыз бензинын кушып, станцияләргә китереп бушатучы мошенниклар булуы да ачыкланган. Алар шулай миллионнарча керем ала.
Әйткәнемчә, мутлашучыларның койрыкларына басмакчылар. 29 гыйнвардан түбән сыйфатлы ягулык сатучы АЗСларга зур штрафлар салу күз уңында тотылган Хөкүмәт карары көченә керде. Русия стандартлаштыру комитеты җитәкчесе Алексей Абрамов белдерүенчә, ягулык сакланучы нефть базалары да каты күзәтү астына алыначак. Алар бүген ягулык саклау өчен генә җаваплы, ә сыйфат өчен җавап бирми. Нефть базаларыннан бензин җитештерүче заводлар документлары белән озатыла. Шуңа күрә, сыйфат өчен җавап бирмичә, иркенләп ягулыкны сыеклый ала. Алдагы көндә алар ягулык сыйфаты өчен дә җавап бирәчәк һәм ягулыкны үз документлары белән генә озата алачак.
Сыйфатсыз ягулык сатучы АЗСларга 500 мең сумнан алып штраф салыначак. Аның күләме узган ел әйләнештә булган ягулык күләменнән чыгып билгеләнәчәк. Киләчәктә АЗСларның эшләү дәрәҗәсе “йолдыз”лар белән бәяләнәчәк. Кунакханәләрдә ул күптәннән кулланыла. Яхшы, сыйфатлы ягулык сатучыларга, андагы кебек, күбрәк йолдыз биреләчәк. Водитель килеп туктаганда ук станциянең ышанычлы икәнен күреп торырга тиеш. Әлбәттә, ягулык сыйфаты гына түгел, станциядә күрсәтелгән хезмәтләр, водительләргә уңайлыклар, юлга су һәм ризыклар алып китү мөмкинлеге дә күз уңында тотылачак.