Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2018, 18:53

Сталинград сугышына багышланды

2 февральдә “Яшьләр үзәге” педагоглары Сталинградны фашист илбасарларыннан азат итүгә 75 ел тулуга багышланган тарихи квест үткәрде. Квест станцияләр буенча уен форматында барды.

Анда Борай авылының өч мәктәбе укучылары һәм мәктәп яны интернатында тәрбияләнүчеләр катнашы. Укучылар Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын белүдә ярышты, иҗади һәм спорт бәйгеләрендә көч сынашты. Барлык конкурслар буенча нәтиҗә чыгарылгач, өченче санлы мәктәп укучылары җиңүче булып танылды. Барлык командаларга да бүләкләр һәм мактау грамоталары тапшырылды.

М.Заһитова,

“Яшьләр үзәге” педагог-оештыручысы.


Читайте нас: