Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2018, 18:42

Партия эшчәнлеген яктыртучы журналистлар бүләкләнде

7 февральдә Уфада “Бердәм Русия”нең Төбәк бүлегенең эшчәнлеген иң яхшы яктырткан журналистларны бүләкләү булды. Дипломнар һәм бүләкләрне Партиянең Башкортстандагы бүлеге Секретаре, Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев тапшырды.

Спикер журналистларга компетентлы булулары һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде.

“Без халыкның, безнең сайлаучыларның хәбәрдар булуына зур игътибар бирәбез. Хезмәтегез аша халыкка тиз һәм дөрес мәгълүматлар җиткергәнегез өчен рәхмәт”, – диде Константин Толкачев.

Конкурс комиссиясе рәисе, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Артем Вәлиев конкурска җибәрелгән материалларның сыйфаты елдан-ел яхшыруын билгеләде. Иҗтимагый-сәяси журналистиканың бу һөнәрдә иң авыр бүлек икәнлеген ассызыклады.

Конкурска барлыгы 50дән артык журналистан 250дән артык эш җибәрелгән. Җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча билгеләнде. “Алга” гәзите редакциясенең яшь журналисты Алсу Фазлетдинова бу конкурста катнашып, БСТ телеканалы журналистыннан гына калышып, “Яшь журналист” номинациясендә II дәрәҗә Дипломга һәм бүләк сертификатына лаек булды. Яшь коллегабызны шушы җиңүе белән ихлас котлыйбыз. Һөнәри эшчәнлегендә һәм тормышта яңадан-яңа уңышлар, тагын да югарырак үрләр яулавын телибез!


Читайте нас: