Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2018, 18:47

Пар алмадай матур пар тормыш

Сылулар да чабата үргән Кодаш авылында яшәгән Гыйния һәм Шафыйк Шакировларның гаиләсендә Әнүзә апа өченче бала булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда 7 яше тулган гына була әле аның. Әтисенең яше сугышка җибәрүдән узу сәбәпле, Шафыйк абыйны хезмәт армиясенә алалар. Аннан ул өзлегеп, авырып кайтып, якыннары янында, туган нигезендә вафат була. Сугыш чоры балалары кичергән бөтен авырлыкларны, ятимлек михнәтләрен татып үсә кыз. Рәвия апасы артыннан яланаяк ияреп, Танып буена җиләк-җимеш җыярга йөрүләре, көлтә өюләре, кышын эскерт төпләре көрәүләре – сабый чагының авыр чынбарлыгы. Балтырган, кычыткан ашап үскән кызны 15 яшьтән Пермь ягына урман кисү эшләренә җибәрәләр. Хатыйп абыйсының чабата үрергә өйрәтүе, бер эштән дә куркып тормавы Әнүзәгә уңган, булдыклы исемен дә гомерлеккә беркетә.

Тимер җанлы Тимерхан

Әтисе Гата Гарипов – хәрби кеше була. 30нчы еллар азагында аны гаепләп, төрмәгә озаталар. Хатыны Рабыйганың карынындагы сабыена җан кергән генә була әле. Моңа кадәр эч китү авыруы белән җәфаланып үлгән ике улын җир куенына салган ана көч-хәл белән күтәрә көмәнен. Төрмәдә Гата фаҗигале рәвештә үлә, бу кара хәбәрне алган көнне өченче уллары дөньяга аваз сала. Тимер кебек нык булсын, үлем монсын да тартып алмасын дип, сабыйга Тимерхан дип кушалар. Сугыш елларында Рабыйга, курслар бетереп, колхозда трактор йөгәнли. Артабан Свердловск якларында заводта, шахтада көч сала. 10 яшьлек Тимерхан әнисе яныннан Тугайда калган Шәмсеталига картые янына кайта. 12 яшьлек чагыннан колхозда эшли башлый, икмәкне шулай тир белән табып, картыен карый. Туганнарыннан киездек басарга өйрәнә.

1957 елны Кодаш сылуы Әнүзәне очрап, картыйны бергәләшеп карарбыз дип, көзге сугымнар башлангач аны үзләренә алып та кайта. Яшь гаилә матур итеп дөнья корып җибәрә. Туган нигезгә Рабыйга апа да кайта, ике бианайга ярарга тырышып, Әнүзә йөгергәләп кенә йөри. Тәмле телле, ихлас, уңган, күндәм килен тиз арада үз бавырына әйләнә. Өлкәннәр өйдә киездек түшәсә, ирле-хатынлы болар мунчада икәүләшеп аларны басалар. Киездек басуны пычрак эш диләр. Йонның керен чыгарып, итек формасына китергәнче әллә күпме корал-җайланмалар белән көч чыгарырга кирәк. Казан кайнап тора, бу эшләр барысы да пар астында, кара тир түгеп башкарыла. Яшь килен Яңавылга тиклем шуларны алып барып сата. Беркөнне эшләгән бөтен акчасын урлата һәм аның өчен дөнья беткән кебек хис итә ул, хәтта бу оят белән үзендә яшәрлек көче калмаганын, гаилә алдында зур җинаять эшләгән кебек тоя. Әмма өйгә кайткач, акыллы бианаларының юатуларын, эшләсәң, акчаны тагын табып булганын, авырлык-ларны сабыр кичерә белергә өйрәткәннәрен гомерлек сабак итеп сеңдерә Әнүзә үзенә шулчак. Тугайда яшәгәндә дүрт кызлары туа. Кызганычка каршы, беренче сабыйлары биш яшьлек чагында авырып үлә. 1966 елны Тимерхан абый шоферлыкка укый. Аннан РТСка эшкә урнаша. Гаилә Борайда төпләнеп яши башлый. Әнүзә апа май-сыр заводында эшләгәндә, 1969 елда, төпчек кызларын алып кайта.

Хуҗа үзәк дәваханәдә баш табибларның шоферы булып дистә елдан артык хезмәт итә, лаеклы ялга мәгариф бүлегеннән китә. 44 ел руль артында гомер еллары озын юллар кичеп үтә аның. Ә хуҗабикә ашханәдә эшли, артабан дәваханәдә 36 ел буе санитарка була. Дүрт кыз тәрбиялиләр, җәйләрен печәнен дә бергәләп әзерли, әтиләренә булышып, кызлар утынын да егетләргә биргесез оста яра, гомумән, хезмәт тәрбиясе көчле була гаиләдә. Борайга килгәч тә буш вакытларында ирле-хатынлы киездек басуларын дәвам итәләр. Гаилә әгъзаларының аяклары җылыда йөри, сатсаң, әз булса да акчасы була. Бу икәү абзар тутырып мал асрый, эшләрендә дә мактаулылар. Бер-бер артлы кызларына матур туйлар ясый алар. Югары белем алырга булышып, киңәш-ярдәмнәреннән дә һичкайчан калдырмадылар. Вералары поляк егете Франска тормышка чыгып, Түбән Новгородта яши, алар ике кыз үстерде. Клара Абдулла егете Канәвигә кияүгә чыгып, Нефтекамада яшәп, ике малай сөю бәхете кичерде. Лүзәләре Борай егете Ниязый белән чәчләрен-чәчкә бәйләде. Аларның ике кызы бар. Анияләре Бакалы егете Марста тормышта. Төпчекләре, көн дә диярлек парлашып килеп, әти-әнисенең хәлен белә. Борайда яшәгәч, ата-ананың уң куллары алар. Балалары, оныклары белән горурланып яши Гариповлар. Гомер буена Тимерхан абый гармунда оста уйнады, Әнүзә апа хәләленә кушылып җырлады. Бәет, мөнәҗәтләрне оста әйтә. Авырлыкларга беркайчан да бирешмичә, 60 ел буе ямьле, сокланырлык итеп яшәделәр. Бүген дә тигез картлык кичерү бәхетенә төренеп, кияү-кызларының игелеген тоеп, күркәм итеп гомер кичерә алар. Яшьлектәге тормыш дәртен югалтмыйча, яшьләргә үрнәк, пар канатлы гаилә булып яшәргә язсын сезгә киләчәктә дә.

М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: