Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2018, 18:44

Көн тәртибендә – сайлаулар

8 февральдә район хакимиятенең утырышлар залында алда торган зур иҗтимагый-сәяси вакыйга – 18 мартта булачак РФ Президентын сайлаулар кампаниясенә багышланган киңәшмә үтте. Анда БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев, район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов, хакимиятнең идарәлек һәм бүлек начальниклары, участок сайлау комиссияләре рәисләре, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Х.Вәлиев РФ Президентын сайлауларына әзерләнү һәм үткәрү хакында тирән эчтәлекле мәгълүмат белән чыгыш ясады. Булачак сайлауларның үзенчәлекләренә тукталып, сайлаучыларның үзе пропискада булган урыннарда гына түгел, башка сайлау участогында тавыш бирергә мөмкинчелеге, күзәтүчеләрнең алдан ук хәбәр бирмичә дә сайлаулар барышын күзәтергә хокукы һәм башка яңалыкларны бәян итте, сайлаучыларның исемлекләрен беркем дә төшеп калмаслык итеп җентекләп тикшерергә, участокларның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады, финанс средстволарын максатчан файдалану, барлык сайлау кампаниясен закон кысаларында алып бару таләп ителүен искәртте. Ул шулай ук чарада катнашучыларның сорауларына җавап бирде һәм сайлауларны әзерләп үткәрүчеләргә уңышлар теләде.

Муниципаль район Советы секретаре Гемир Нуртдинов үзенең чыгышында участок сайлау комиссияләре составында булган үзгәрешләр, комиссия әгъзаларына вазыйфаларын җиткерү, сайлау үтәчәк биналарны тәртипкә китерү, тиешенчә җиһазлау һәм сайлаулар белән бәйле башка чараларның һәммәсен вакытында башкару буенча урынлы таләпләрен куйды.

Район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов Хәйдәр Арслан улына эчтәлекле, файдалы чыгышы өчен зур рәхмәтен әйтеп, башка еллардагы кебек үк, бу сайлауларның да районда халыкның югары сәяси активлыгы белән үтәчәгенә ышаныч белдерде.


Читайте нас: